Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта алмагачлар августта чәчәк ата

Ерепкино авылында яшәүче Абрамовларның бакчасында күптән түгел алмагач чәчәк аткан.

- Алмагачта беренче тапкыр чәчәкләр күргәч, курка калдым. Гадәттә халыкта мондый хәлне яхшыга юрамыйлар бит. Әмма тормыш иптәшем белән сәбәпләрен эзли торгач, моны агачның стресс кичерүе аркасында килеп чыккан хәлдер, дип уйладык, - ди хуҗабикә Елена Петровна.
Эш шунда, 7 яшьлек алмагачны Абрамовлар быел язын күчереп утырткан булганнар. Җәй буена алмагач яңа урында тамыр җибәргәндер һәм соңга калып булса да чәчәк аткандырп, диләр үзләре.
Ничек булса булган, Абрамовларның чәчәк аткан алмагачлары популярга әверелгән бу көннәрдә. Чәчәкләрне күрергә тирә-күршеләре генә түгел, авыл халкы да ашыга икән: алмагачларның августта чәчәк атуы көн дә була торган хәл түгел бит.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X