ХӘБӘРЛӘР
Нурлатта авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк
Шимбә, 24 октябрьдә, Гыйматдинов урамының үзәк өлешендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк. Ярминкәдә шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре чамалы бәяләрдән киң ассортимент тәкъдим итәчәкләр.
Оештыручылар әйтүенчә, ярминкәдә шикәр комының килограммы 46, бәрәңгее 12, эре терлек ите 270-300, сөтнең литры 28 сум торачак, бөртек, яшелчәләр дә базардагыдан арзанрак булачак. Бу юлы фермерлар ярминкәгә тере йорт хайваннары да алып чыкмакчы. Ярминкә иртәнге 7дән башлана.
Бу көнне иртәнге 6дан көндезге 12гә кадәр Гыйматдинов урамының 1нче мәктәптән элеваторга кадәрге машиналар йөрү өлеше ябык булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев