Нурлатта “Бәхетле әни – бәхетле гаилә” проекты 150ләп хатын-кызның тормышын үзгәрткән
Нурлатта авыр тормыш хәлендә калган күпбалалы әниләр һәм хатын-кызларга теләктәшлек күрсәтүгә юнәлдерелгән “Бәхетле әни – бәхетле гаилә” проекты буенча эшчәнлек алып барыла.
Ул 2025 елдан Татарстан Республикасы Рәисенең гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлдерелгән гранты кысаларында тормышка ашырыла. Проектның инициаторы – “Бәхетле дөнья” коммерциячел булмаган оешмасы җитәкчесе Анна Николаева. Авторның төп бурычы – хатын-кызларга кризисны кичерергә һәм тормыш авырлыкларын мөстәкыйль җиңәргә ярдәм күрсәтү.
“Авыр тормыш хәлендә калган күпбалалы әниләр һәм хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче коммерциячел булмаган оешманың төп максаты – хатын-кызлар һәм аларның гаиләләренең тормыш сыйфатын яхшырту, аларны җәмгыятькә тарту. Моның өчен без хатын-кызларның хокукый белемен арттырабыз, психофизик халәтләрен яхшыртабыз, стресска каршы торырга өйрәтәбез. Без гаиләләргә катлаулы чорны кичерергә ярдәм итеп кенә калмыйча, тормыш сынауларына каршы торырга да өйрәтәбез”, – дип ассызыклады Анна Александровна.
Проект кысаларында ул дистәләгән очрашу һәм мастер-класс үткәргән. Анда катнашкан хатын-кызларның һәркайсы үз иҗади потенциалын ачып, күңеле белән ял итә, ышанычлы атмосферада аралаша алган, фикердәшләр тапкан.
“Социаль челтәрләрдә проект турында укыгач, кызыксынып киттем. Мастер-класста без аю фигураларын буядык – бик кызыклы һәм мавыктыргыч. Хатын-кызларга мондый очрашулар, аралашу, дустанә мөнәсәбәт бик кирәк. Тормыш ыгы-зыгысында үз-үзеңә вакыт табу бик кыен: эш-мәшәкатьләр, көнкүреш мәсьәләләре... Ә биредә күңелеңә гармония табасың”, – дип уртаклашты Динара Гыйрфанова, ул берүзе ике бала тәрбияли.
“Онкология хастаханәсендә дәваланганда волонтерларның авырулар өчен чар а лар үткәрүен күрә идем. Катнашу теләгем булса да, туры килмәде. Шәһәребездә шундый символик исемле проект турында белгәч үк кушылырга булдым. Берничә иҗади мастер-класста катнаштым. Үз-үзеңне ярату, үзеңә вакыт табу бик мөһим. Уңай эмоцияләр алудан тыш, яңа кешеләр белән дә танышасың”, – дип билгеләп үтте күпбалалы ана Мария Ершова.
Күптән түгел “Мирас” клубында проектка йомгак ясадылар. Чарага аның актив катнашучылары һәм мәртәбәле кунаклар – “Бердәмлек” ресурс үзәге җитәкчесе Софья Хәсәнова, шәһәр башлыгы урынбасары Николай Липатов, җирле коммерциячел булмаган оешмаларның җитәкчеләре җыелды. Софья Мөнәвировна яңа гына оешкан коммерциячел булмаган оешмалар саны буенча Нурлатның республикада хаклы рәвештә лидерлык позициясен яулавын билгеләп үтте.
“Соңгы өч елда районда шактый коммерциячел булмаган оешма ачылды, алар ныклы адымнар белән алга атлый. Сез социаль мәсьәләләр һәм проблемаларны хәл итү буенча активлык күрсәтәсез”, – дип мөрәҗәгать итте ул чарада катнашучыларга.
Николай Липатов та район территориясендә коммерциячел булмаган оешмаларның эшчәнлегенә тукталды. Ул Анна Николаевага район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
“Проект тәмамлана, әмма оешма үз эшчәнлеген туктатмый. Без очрашуларны дәвам иттерәчәкбез. Ул зур социаль нәтиҗәгә ия: 24 мастер-класс һәм 12 очрашу үткәрдек. Аларда 150дән артыграк хатын-кыз катнашты. Ихтыяҗ бар, димәк, эшебезне дәвам иттерәчәкбез”, – дип йомгак ясады Анна Николаева.
Чара ахырында Софья Хәсәнова шатлыклы яңалык хәбәр итте.
“Анна Александровна яңа проектлар да эшләде инде. Алар да грант ярдәме алыр дип ышанабыз”, – диде ул. Димәк, Нурлатта гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм әниләргә ярдәм итү эшчәнлеге дәвам иттереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев