Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта беренче тапкыр кул эшләре ярминкәсе үтте

21-22 декабрьдә ике көн дәвамында Нурлатның кул эшләре осталары барлык теләүчеләрне дә үзләренең авторлык эшләре белән таныштырдылар.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан алар шәһәр Мәдәният сараенда кул эшләре ярминкәсе оештырдылар. Чигүләр, сәйләннән, полимер балчыктан эшләнмәләр, канзашлар, топиарияләр, конфетлардан композициләр - катнашучыларның иҗади фантазиясенең киңкырлылыгын санап та бетерерлек түгел. Һәм кул эшләрен яратучылар мондый матурлык белән сокланып кына калмыйча, аларны үзләренә истәлеккә яки бүләккә дип сатып та ала алдылар. Моннан тыш, һәр сатып алучы призлар уйнатуда да катнашты, аларны осталар үзләренең иҗади янчыкларыннан бик теләп бүләк иттеләр.
- Бу безнең шәһәрдәге беренче кул эшләре ярминкәсе. Ул күпләрдә кызыксыну уятты һәм безгә дә мондый чараларны үткәрүдә бөтен плюслар һәм кимчелекләрне истә тоту мөмкинлеге бирде. Бу күргәзмәдә 15 оста катнашты. Алга таба тагы да киңәергә һәм төрле бәйрәмнәргә тематик ярминкәләр оештырырга планлаштырабыз, - ди ярминкәне оештыручыларның берсе Рәзинә Сибгатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат