ЮХИДИ хезмәткәрләре 1 октябрьдән район юлларында берьюлы ике акция буенча эшләячәк.
1-10 октябрьдә узачак "Җәяүле" ункөнлегендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуччылар һәм машина йөртүчеләр күз угында булса, 1-15 октябрьдә узачак "Автобус" операциясе барышында шоферлар һәм автотранспорт предприятиеләре тикшереләчәк. Бүлектә әйтүләренчә, кагыйдә бозган җәяүлеләргә штраф суммасы 200 сумнан башланса, машина йөртүчеләр өчен минималь сумма 500 сум икән.
Нет комментариев