ХӘБӘРЛӘР
Нурлатта: гаилә фермасына – дәүләт ярдәме
Республикада "Татарстанда 2015-2017 елларда КФХлар базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" федераль ведомство программасы буенча грантлар отучы 41 фермер арасында Яңа Әмзәдән Алмаз Корбанов та бар. Крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы әлеге акчаларны гаилә фермасын үстерүгә тотарга ниятли.
- Бүгенге көндә 33 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз. Шуларның 13е - савым сыер, - ди фермер. - Грант ярдәмендә 24 башка исәпләнгән заманча ферма төзергә, савым сыерларның баш санын арттырачакбыз.
Бу көннәрдә Корбановларның гаилә фермасында эшләрнең кызган чагы - печән өсте. Гаилә 76 гектарда үстерелгән печәнне беренче катка чаптыру белән мәшгуль. Моннан тыш, 60шар гектарда арпа һәм бодай да үстерәләр әле, аларны саклап үстерү буенча да мәшәкатьләре җитәрлек. Ә грант хуҗалыкларын тагы да үстерүгә яхшы стимул булачак, диләр Корбановлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев