Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта Марат Әхмәтов булып китте

Бүген, 11 июльдә Нурлатта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте

Ул район башлыгы Наил Шарапов озатуында район кырларын карап чыкты. Аннан министр "Сөләйманов Ә.И." хуҗалыгы басуында авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Марат Әхмәтов Нурлатта уңышны елына күрә яхшы булачак, дип билгеләп үтте. "Игенчелек культурасын белеп эш иткәнгә, районда уңыш башкаларга караганда күпкә яхшырак булырга охшаган", - диде министр. Шунда ук республика җитәкчелегенең аграр тармактагы сәясәте, бу уңайдан яңа программалар турында сөйләде. "Якын араларга төп максатыбыз дым дефициты шартларында югары уңыш алу юлларын әзләү", - дип авыл хуҗалыгы өлкәсендәге якын араларга куелган бурычларны да җиткерде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат авыл хуҗалыгы министры

2
X