Нурлатта мунча ягу 30 мең сумга төшкән
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта мунча ягу 30 мең сумга төшкән

Гыйматдинов урамында шәхси йортта яшәүчеләрнең бер мунча ягуы 30 меңлек зыян белән тәмамланган.

Эш шунда: хуҗалар газ белән җылытыла торган мунчаны кичтән кабызганнар да сүндерергә онытулары турында иртән, мунча түбәсеннән ялкын үрләгәч кенә исләренә төшергәннәр. Мичнең артык кызуы нәтиҗәсендә чыккан янгынны сүндергәннәр, әлбәттә, ул башка корылмаларга күчәргә өлгермәгән. Әмма икенче мунча ягуны озаграк көтәргә туры килер шул.


Нурлат мунча зарар з0 меңлек

Нет комментариев