Нурлатта район башлыгы бүләген тагы өч комбайнчы алды
Бу юлы район башлыгы Равил Кузюровның Мактау грамоталары һәм 3әр мең сумлык Сертификатларга "Сөләйманов Ә.И." КФХсыннан Виктор Маринин, Виталий Богданов һәм Владимир Фомин лаек булдылар.
Кичә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Сингатуллина һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты Минсалих Шаһидуллин алдынгы комбайнчыларны басуга барып котлап, бүләкләрне тапшырдылар һәм уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев