Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта тагы 91 кешегә юбилей медале тапшырылды

Бүген, 17 мартта, шәһәрдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләре тапшыру тантанасы тимер юлчылар бистәсендә, 8нче урта мәктәптә узды. Бүген әлеге лаеклы бүләкләрне 91 кеше алды.

Район башлыгы урынбасары Флюра Ногъманова Бөек Ватан сугышы ветераны Борхан Галәутдинов, блокадачы Игорь Ивлев һәм ветеран толлары, тыл хезмәтчәннәре адресына котлау теләкләрен җиткерде. Юбилей медальләре тапшыруга багышланган тантанага мәктәп укучылары җылы эчтәлектәге концерт программасы да әзерләгән иде. Тантаналарның чираттагысы - шәһәрнең нефтьчеләр бистәсендә, шәһәрнең 4нче мәктәбендә иртәгә узачак. Бу көнне барлыгы 38 өлкән яшьтәге кешегә юбилей медальләре тапшыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Җиңү