Нурлатта “Ветераннарга ярдәм ит” акциясе дәвам итә
"Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе "Яшь гвардия" яшьләр оешмасы әгъзалары белән берлектә Ватанны сакллаучылар көне уңаеннан игълан ителгән акция кысаларында ялгыз яшәүче сугыш ветераннарына волонтерлык ярдәме оештыруны дәвам итә.
Кичә Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитеты белгечләре, "Яшь гвардия"нең җирле штабы активистлары 4нче мәктәп яшь гвардиячеләре белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Ирек Алишев янында булдылар. "Без Ирек Исхаковичның ишегалдын кардан чистарттык, өйдә булыштык, кибеткә барып килдек. Ветеран безнең килүебезгә бик шат булды", - диләр волонтерлар. Акция дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев