Нурлатта ярышлар гөрләп узды
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта ярышлар гөрләп узды

Нурлатның балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә Ватан сакчылары көне хөрмәтенә волейбол һәм мини-футбол ярышлары үтте.

Аларда "ТатРИТЭКнефть" предприятиесенең Аксубай, Яр Чаллы, Алабуга территорияләрендә урнашкан цех подразделениеләре һәм
Нурлаттагы идарә аппараты командалары катнашты.
Шул ук көнне предприятиенең хатын-кызлар коллективы ир-ат коллегаларына концерт та куйдылар. Ир-атларга премияләр, ә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга "ТатРИТЭКнефть" профкомыннан истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Нурлат ТПП "ТатРИТЭКнефть"

Нет комментариев