Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта үзәк чыршы ачылды

Бүген, 28 декабрьдә Нурлатта үзәк чыршыны ачу тантанасы булды. Елның иң ямьле бәйрәме нурлатлылар каршында бар бизәгендә тәкъдим ителде.

Тантана чыршы янәшәсендәге мәйданчыктан Кыш бабай һәм кар кызлары, район спортчылары парадыннан башланды. Бәйрәмне ачу хокукы район башлыгы Равил Кузюровка бирелде. Ул нурлатлыларны Яңа 2014 ел белән котлап, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, яңа елда яңа уңышлар, иминлек һәм бәхет теләде. Бу көнне ул елның иң соңгы пары булып теркәлгән Әхмәдиевлар гаиләсен дә котлады, никах турындагы таныклык һәм бүләк тапшырды. Хәер, район башлыгы кулыннан бүләк алучылар бу көнне шактый булды. Нурлат шәһәрен һәм авылларны яңа елга бизәү буенча игълан ителгән конкурста җиңчеләр иде алар. Шәһәр административ биналарын иң яхшы бизәүче "Нурлатнефть" НГДУсы, иң матур микрорайон чыршысын бастыручы "Макойл" ЯАҖе, белем бирү учреждениеләре биналары арасында шәһәрнең 2нче урта мәктәбе, шәхси йортлар исемлегенең башында торган Сәйфетдиновлар гаиләсе, бюджет учреждениеләре арасында иң нык әзерләнгән Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар йорты, авыл мәдәният учрежденеләре арасында үрнәк итеп куярлык Кече Камышлы клубы вәкилләре бәйрәмдә бик матур бүләк ияләре булдылар. Әлбәттә, гадәттәгечә кайнар чәй һәм шашлык, дәртле җырлар, спорт уеннары нурлатлыларга бәйрәм кәефе өстәде, алда торган бәйрәм алдыннан матур ял бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат яна ел