Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Олы Чирмешәннең олы чуртаны

Кышның беренче чалт аяз, кояшлы көне.Чирмешән буйларының кышкы табигатенә хозурланып, Җир-ананың йөзен чибәрләп агартып җибәргән ап-ак энҗе карларның ялт-йолт итеп җемелдәвенә сокланып кайтыйм, бәлки әле балык та эләкмәсме, дигән ният белән балыкчы җиһазларын эләктереп чыгып китте Хәлил Әхмәтвәлиев өеннән.

Тып-тын салкынча һава, сулаган саен сулыйсы килә, күңел күтәренке. Олы Чирмешәннең тобасы үзәгенә үк үтмичә, кырыйга гына, камышлар тирәсендәге бер ышык урында, тишекләр ясап, 2-3 кармакны җимләп куйды да, табигатьнең гүзәллегенә исе китеп, зур канәгатьлек белән термостан чәй эчәргә утырды.
- Чү.... Әллә бер кармак тартылды инде, әллә күзгә генә күрендеме?
Шулай да бу бик кечкенә хәрәкәт Хәлилнең күңеленә саклык һәм өмет салды. Ул игътибарын кармакларга юнәлтте генә, берсе бик нык тартылды. Кая инде мондый чакта чәй эчү, бөтен игътибар кармакка күчте. Барып тартып караса - бик авыр күренә. "Ахрысы агач тамырына эләккән", - дигән уй да килде башына. Шулай да кармакны алырга кирәк бит инде. Тарта торгач, аста, суда, ниндидер көч, хәрәкәткә килеп, кармакны өстерәп китте. Хәлилнең йөрәге дерт итеп куйды:
- Әһә, эләктеңме, матурым!
Тарта-тарта, су гөберди, боз юка булганга, зур балык гәүдәсе дә күзгә чалынган кебек. Тизрәк бәкенең бозын киңәйтте дә әкрен генә кармакны өскә тарта башлады. Бервакыт аждаһа башы шикелле бик олы чуртан башы күренде. Инде кармакны өзәр бу диеп, җиңне сызганып, суга кулны төшереп, балыкның саңагыннан эләктерергә һәм ничек кенә булса да тартып чыгарырга кирәк иде. Йөрәк дөп-дөп тибә, сикерә. Балык тоту ул шулай гына булмый шул, бөтен җан-тәнеңне селкетә. Ә инде 10,6 кг.лы 1 м озынлыктагы чуртанны яр кырыена алып салгач, кар өстенә егылып хәл алсаң да гөнаһ түгел. Бар икән әле Олы Чирмешән елгасында мондый олы чуртаннар!
Алып кайтып, өйдәгеләргә күрсәткәч, һәммәсенең дә исләре китте. Бу мизгелдә балыкчы Хәлилнең күңеле күкнең җиденче катында иде. "1нче класста укучы кызыбыз Айсылуга балык янында фоторәсемгә төшик дигәч, коты алынды, көчкә күндердек", - ди әнисе Индира.
Ә Яңа ел алдыннан кармакка капкан чуртаннан бөтен нәсел-нәсәб авыз итте. Һәммәсе Хәлилне мактады.
- Вәт булдыргансың! - диделәр.
Ә Хәлил күңеле белән янә елга буенда иде: "Бер генә булмас, тагы бардыр әле чуртан дигәнең. Иртәгә үк төшәсе булыр елга буена..."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат