Бүген Нурлатның Полиция Кыш Бабае - Россия МВДсының Нурлат районындагы балигъ булмаганнар эше буенча инспекторлары авыр тормыш ситуациясенә эләккән гаиләләрдә булып, балаларны котладылар.
Өч гаиләдәге 9 бала полиция Кыш Бабаен шатланып көтеп алган иде. Балалар кыш кунагына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырлап күрсәттеләр. 10 гыйнварьга кадәр барачак акция чорында полиция хезмәткәрләре 30лап гаиләдә булырга җыена.
Нет комментариев