Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Президент программасы буалар торгыза

Районда Зирекле һәм Фома авылларында ике ремонтланган плотина файдалануга тапшырылды. Анда район башлыгы Наил Шарапов та катнашты

Зирекле авылындагы буа Татарстан Республикасы Президентының гидротехник корылмаларны торгызу программасы нигезендә яңартылды. Авыл эчендәге әлеге буа кипкән, халыкта су ихтыяҗы туган иде, һәм ниһаять, ул канәгатьләндерелде дә. Буа яңадан сүтелеп чистартылды, тирәләре ныгытылды һәм 180 мең куб.литр су сыярлык хәлгә китерелде.
Фома авылы янындагы буа исә киләчәктә сугару җайланмалары куеп, авыл хуҗалыгы культураларын сугару максатында торгызылды.
Плотиналарны торгызу эше дәвам итә. Хәзер шундый ук буа Биккол янында ремонтлана, ул да сугарулы гектарларны арттыру ниятен күздә тота. Әлеге торгызу эшләрен "Нурлат-Мелиоводстрой" ОООсы (җитәкчесе Фәнис Галимҗанов) хезмәткәрләре башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ТР Президенты “НурлатМелиоводстрой” ОООсы