ХӘБӘРЛӘР
РАМАЗАН АЕ ҖИТӘ
Быел Рамазан ае 18 июньнән башлана, республика мәчетләрендә беренче тәравих намазы 17 июньдә укылачак.
Рамазанның соңгы көне 16 июльгә туры килә, ә 17 июльдә Ураза бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Болар хакында шул көннәрдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы утырышында билгеле булды. Җыелышта катнашучылар бертавыштан Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш, дигән фикергә килделәр. Ә Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде. Фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап бер кешегә - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 500 сум. Фидия (ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака) - 200 сум. Нисаб көмеш (592 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 18000. Нисаб алтын (985 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 170000 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев