Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Район башлыгы Равил Кузюров нурлатлыларны Сабантуй бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле нурлатлылар! Халкыбызның традицион милли бәйрәме - Сабантуй уңаеннан иң җылы котлауларымны җиткерәм!

Нурлат җире гомер-гомергә җир асты байлыклары һәм мул икмәге белән дан тотты. Һәм сабан бәйрәмендә без иң беренче чиратта киләчәк уңыш өчен фидакарь хезмәтләрен кызганмаган авыл хуҗалыгы эшчәннәрен хөрмәтлибез. Нурлат игенчеләре трдаиция буенча, Сабантуйны яхшы күрсәткечләр белән каршылый. Аларның хезмәт сөючәнлекләре, җаваплылыклары һәм көйле эшләүләре ярдәмендә районның агросәнәгать комплексы чәчү һәм язгы башка сезонлы эшләрне Татарстанда беренчеләрдән булып төгәлләделәр. Чәчүлекләр тиешле итеп эшкәртелде һәм хәзер азык әзерләү башланды. Бу безгә яхшы һәм мул уңышка өмет итәргә мөмкинлек бирә.
Бүген Сабантуй миллилек һәм дини чикләрне узды, хәзер ул уртак хезмәт, дуслык бәйрәменә әверелде һәм бу безне рухи яктан тагы да баета, бергә туплый. Бу бәйрәм традицияләрнең саклануын һәм татулыкның үзенчәлекле билгесен чагылдыра. Нәкъ менә бәйрәмнең халыкчан, ачык булуы аны барлык миллиәт кешеләре өчен дә яраткан һәм аңлаешлы чара итә. Мәдәният, рухилык, кунакчыллык һәм дустанә мөнәсәбтләр гадәте безнең һәммәбезне берләштерә. Без әлеге гомумилләт хәзинәләренең кадерен беләбез, шуңа да рухи миасыбызга игътибарлы сакчыл караш саклыйбыз, аны хөрмәт итәбез. Сабантуйның быел да матур һәм зәвыклы узачагына, район халкы һәм ипи-тозлы Нурлат җире кунакларының хәтерендә озакка сакланачагына иманым камил.
Бу матур, шатлыклы бәйрәм көнне барыгызга да нык сәламәтлек, уңышлар телим. Сабантуй һәр йортка бәхет һәм иминлек, тынычлык, игелек китерсен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат