Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Республика дин әһелләре киңәшә

Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның, Татарстан Диния нәзарәте һәм Президент аппаратының дин эшләре буенча вәкилләренең очрашуы бүген Нурлатта үтте.

- Мондый очрашулар республиканың 9 казыятында һәр чәршәмбе саен узачак, - диде республика мөфтие. - Беренче сөйләшүне ерак районнан башладык. Һәр казыятның үз проблемасы бар: кайдадыр утка-газга түләүләр күп, кайбер мөхтәсибәтләрдә белемле кадрлар, ә кайдадыр мөгаллимнәр, уртак программа җитми. Имамнар социаль яктан якланмаган, аларны хәл итү өчен хөкүмәт ярдәме кирәк. Менә шундый бүгенге кебек очрашуларда әлеге проблемаларны хәл итү юлларын район җитәкчеләре белән бергәләп эзлибез.
Район башлыгы Равил Кузюров мондый очрашулар продуктив һәм нәтиҗәле булуын теләде.
- Үз районыбыздагы проблемаларны мөхтәсиб Айрат хәзрәт Әюпов белән даими контрольдә тотабыз, - диде район башлыгы кунаклар белән аралашу вакытында. - Район җитәкчелеге ягыннан хәлдән килгәнчә баръяклап ярдәм итәргә тырышачакбыз. Хәзер Ислам мәдәнияте үзәген төзеп бетерү турында сүз алып барабыз. Биредә отделка эшләре калып бара.
Район мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов та мондый очрашуларның бик урынлы булуын билгеләп үтте.
- Һәр проблеманы уртага салып сөйләшкәндә хәл итүе җиңелрәк, - ди мөхтәсиб. - Республика күләмендә мәчетләрдәге көнкүреш проблемаларын җитәкчелек белән хәл итәргә була. Бу уңайдан Президентыбыз Рөстәм Миннехановның да кайгырту күрсәтүен беләбез Безнең бергәләп хәл итәргә тиешле бурычларыбыз бар, урыннарда дини юнәлештә проблемалар да җитәрлек бит әле. Безне исә имамнарның яше картаю, белемле яшь хәзрәтләрнең мәчетләргә эшкә килмәве борчый. Әгәр дә белгечләрне үзебездә әзерләп, аларга эш биреп, хезмәт хакы түли алсак, бу бик зур игелекле гамәл булыр иде.
Соңыннан сөйләшү формаль булмаган шартларга күчте, очрашу Республика дин әһелләренең өйлә намазы укуы белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат