Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Сабантуй-2015 нурлатлыларны чакыра

Шимбә, 6 июньдә Нурлатның ипподром территориясендә халкыбызның милли бәйрәме - "Сабан туе - 2015" була.

Сабантуй кунакларын икмәк-күмәч әйберләре күргәзмәсе һәм театрлаштырылган мәйданнар белән каршы алачак. "Нурлатнефть" НГДУсы, "ТНГ-НурГИС", "ТатРИТЭКнефть", Нурлат бораулау эшләре предприятиесе Сабантуй кунакларына импровизацияләнгән шәһәрчекләр тәкъдим итәчәк. "Балачак дөньясы" шәһәрчегендә исә аттракционнар, спорткүңел ачу уеннары, бәйрәм концерты
һәм "Президент белән бергә!" акциясе оештырыла. Сабантуйда "ТПК Шифа+" җәмгыяте үз спорт-күңел ачу чарасын тәкъдим итәргә планлаштыра. "Халыклар дуслыгы" авылы бәйрәм кунакларын татар, рус, чуваш, көнчыгыш, таҗик ишегаллары белән каршы алачак. "Осталар шәһәрчеге"ндә халык сәнгате һәм декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләре, корамалы тегү әйберләре, "Самавыр аланы" - "Чәй бүлмәсе"ндә - самавырлар һәм чиккән сөлгеләр күргәзмәләре, "Умартачы йортында" умартачылык продукциясен сату-күргәзмәсе
оештырыла. Бәйрәмне тантаналы ачу 10.00га билгеләнгән. Биредә авыл хуҗалыгы алдынгылары да хөрмәтләнәчәк. 11дә милли көрәш ярышлары, ат чабышлары, спорт-күңел ачу чаралары с тарт а ла. Төп с әхнәдә "Күңелле карусель" балалар җыры фестивале,
бәйрәм концерты узачак. 14.00дә нәтиҗәләр ясау, җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Сабантуй