Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Шамил Яһудин “Ел җитәкчесе” исеменә лаек булды

"Татнефтепром-Зүзәйнефть" генераль директоры Шамил Яһудин "Ел җитәкчесе-2013" республика иҗтимагый конкурсында лауреат булды.

Шамил Габделхәевич конкурсның "Җитештерүдә экологик иминлек өчен" номинациясендә җиңү яулады. 24 декабрьдә "Корстон" үзәгендә бертөркем лауреатлар белән бергә тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында аңа "Ел җитәкчесе" алтын күкрәк билгесе һәм Диплом тапшырылды.
Шамил Яһудинның мондый мәртәбәле исемне беренче генә яулавы түгел инде. Соңгы тапкыр әлеге дәрәҗәгә ул 2004 елда лаек булган иде. Шуннан соң да аның хезмәте тиешле бәясен ала торды. Сүз уңаеннан, әле ноябрьдә генә Шамил Яһудинның ирешкән уңышлары, күпьеллык намуслы хезмәте һәм иҗтимагый активлыгы Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәте белән билгеләп үтелде.

Реклама


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Шамил Яһудин

2
X