Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Шәһәрнең “Коммунальник” ширкәтенә быел 12 йорт күченгән

Кичә, 20 декабрь көнне шәһәрнең "Коммунальник" торак милекчеләре ширкәте еллык җыелышын уздырды.

Анда иң элек ревизия комиссиясенең хисабы тыңланды. Узган сезонда ширкәт счетына 2 млн.га якын акча кергән, алар тулысы белән һәм урынлы үзләштерелгән. "Комунальник" ТСЖсының тулаем бу сезондагы эшләре һәм проблемалары белән ТСЖның рәисе Марат Хәмидуллин таныштырды. Быел ширкәттәге йортлар саны,башка ТСЖдан күчү бәрабәренә, 19дан 31гә җиткән.
- Без гел арту ягында, өч ел элек, ширкәт оешканда нибары 8 йорт кына исәпләнә иде. Әлбәттә инде, йортлар арту безгә эшне дә күбәйтте, җаваплылыкны да арттырды. Шөкер, быел шактый эшләр башкарырга өлгердек үзе, - диде М.Хәмидуллин. Мисал өчен, узган ел ике йортка капиталь ремонт ясалган, быел тагы берсе программага кертелгән. Моннан тыш, күп кенә йортларда агымдагы ремонт ясау җаен тапканнар. Киләсе елга унсигез йортның тирә-ягын асфальтлау һәм төзекләндерүгә заявка биргәннәр. ТСЖ рәисе ширкәтнең эшендә йорт комитетлары рәисләренең ярдәм итүен дә билгеләп үтте һәм аларга рәхмәтен җиткерде. Җыелышта катнашучы шәһәрлеләр үзләре дә ширкәтнең эшеннән канәгать булуларын әйттеләр, хәтта киләсе елдан ТК-хезмәтләр өчен түләүнең квадрат метрга 1 сум 5 тиенгә артачагы турындагы хәбәрне дә аңлап кабул иттеләр. Дөрес, ширкәттәге йортларда яшәүчеләрнең төрлесе бар икән: монысы нәкъ менә "квартплаталар" түләүдә, дөресрәге түләмәүдә сизелә дә инде: мәсәлән, биредә торак-коммуналь хезмәтләр өчен 99, 58, 35 мең сум бурычлары булганнар бар.
Җыелешта халыкның шәһәр башкарма комитеты һәм яшәешне тәэмин итүче службалар вәкилләренә сораулар бирү мөмкинлеге дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат