Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Сиринә концертларын Нурлаттан башлады

Кичә Нурлат шәһәре мәдәният сараенда якташыбыз, "Татар җыры-2010" яшь башкаручыларның телевизион конкурсы беренче премиясе һәм "Болгар радиосы" милли музыка премиясе лауреаты Сиринә Зәйнетдинова туган ягында беренче сольный концертын тәкъдим итте.

Нурлатлылар бу көнне яшь артистка башкаруында татар халык һәм композиторларыбызның моңлы һәм шаян җырларын тыңладылар, алар арасында җирле авторларыбызның да әсәрләре шактый иде. Якташларыннан бик матур теләкләр, чәчәкләр кабул итте бу көнне җырчыбыз, үзе дә тәүге адымнарыннан хуплап, үсендереп, һәр уңышына шатланып торган нурлатлыларга рәхмәтләрен җиткерде. Концертта Сиринәнең остазларыннан берсе - Татарстанның халык артисты Фердинант Сәлаховның чыгышы һәм шәкерте турында әйткән җылы сүзләре дә тамашачылар өчен зур бүләк булды. "Казан" ансамбле биючеләре, "Мирас" вокаль-инструменталь ансамбле, нәфис сүз остасы Зәмирә Рәҗәпованың лирик һәм җылы алып бару стиле концертның сәнгатый яктан югары дәрәҗәдә үтүен тәэмин итте. Сиринә бу программасы белән 12 февральдә Казан дәүләт филармониясенең концертлар залында башкала тамашачысы каршында имтихан тотачак, аннан аны республика районнары буйлап тур көтә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X