Нурлат муниципаль районы башлыгы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча Советның 29 февральдә узган утырышында агымдагы елның ике аена йомгак ясалды.
Совет утырышында прокуратура, полиция бүлеге, Колбай Мораса, Елаур авыл җирлекләре башлыклары, милли - мәдәни автономияләр лидерлары һәм дини оешмалар җитәкчеләренең үз юнәлешләре буенча хисаплары тыңланды.
Нурлат муниципаль районы башлыгы каршындагы дини һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча Советы рәисе, район башлыгы Равил Кузюров сөйләшүгә нәтиҗә ясап, "түгәрәк өстәл" форматындагы традицион очрашуларның нәтиҗәле булуын билгеләп үтте һәм алга таба да эшне үзара тыгыз хезмәттәшлектә алып барырга чакырды.
Нет комментариев