Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

ТӘРБИЯЧЕЛӘР ТАТАР ТЕЛЕНӘ ӨЙРӘНӘЛӘР

Атнаның бер көнендә "Чишмәкәй" балалар бакчасына рус телле тәрбиячеләр татар телен өйрәнергә җыелалар. Алар белән занятиеләрне бакча тәрбиячесе Рәслимә Мостафина алып бара. Казанда бу юнәлештә махсус курслар үтеп кайткан тәрбияче хәзер бик заманча -тьютор исеме алуга ирешкән һәм укыту эшчәнлеге белән шөгыльләнә ала икән.

Гомумән, "Чишмәкәй" үзе дә заманында мәктәпкәчә учдеждениеләргә икетеллелекне кертү буенча республика күләмендәге эксперименталь мәйданчык итеп билгеләнгән иде. Коллектив урта төркемнәрдә тәрбияләнүчеләргә әлеге яңалыкны кертеп, елдан артык уңышлы гына эшләп килә инде. Ә бу атнада район мәгариф идарәсе инициативасы буенча мәктәкәчә учреждениеләрдә тәрбияләүчеләргә ике дәүләт телен өйрәтү буенча җәһәтеннән балалар бакчаларында курслар бара. Әлеге укуларны республика Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре үткәрә. Район мәгариф идарәсе киләчәктә район балалар бакчаларында икетеллелекне гамәлгә ашыру буенча үз эксперименталь мәйданчыгын булдыру буенча эш башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат