Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Уен бизнесы туктарга җыенмый

Полиция хезмәткәрләре Нурлатта легаль булмаган уен салоннарын ачыклау һәм ябу буенча эшне дәвам итәләр. Хәтерләсәк, 2009 елның 1 июленнән Россия Федерациясе территориясендә уен салоннары эшчәнлеге Федераль закон нигезендә туктатылды. Хәзер алар дүрт уен зонасында гына алып барылырга тиеш булса да, кагыйдә бозулар җитәрлек икән. Мисал өчен, Нурлатта узган ел гына...

Полиция хезмәткәрләре Нурлатта легаль булмаган уен салоннарын ачыклау һәм ябу буенча эшне дәвам итәләр.
Хәтерләсәк, 2009 елның 1 июленнән Россия Федерациясе территориясендә уен салоннары эшчәнлеге Федераль закон нигезендә туктатылды. Хәзер алар дүрт уен зонасында гына алып барылырга тиеш булса да, кагыйдә бозулар җитәрлек икән. Мисал өчен, Нурлатта узган ел гына полиция хезмәткәрләре 12 тапкыр уен салоннарын тикшергәннәр, барлыгы 119 данә җиһаз алынган. Суд карары нигезендә, ТРда дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлык Территориаль Идарәсенә 24 данә система блогы, 22 монитор озатылган. Әлеге җиһазлар бары шунда гына юк ителә алалар. Әмма бу бизнесны алып баручыларны штрафлар да, беркетмәләр дә куркытмый, күрәсең.
Уен бизнесына каршы көрәшнең нәтиҗәсе аз булуының сәбәпләрен хокук саклау белгечләре үзләренчә аңлата.
- Бу очракта җинаять эше кузгату бик авыр, - диләр Нурлат районында икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш буенча бүлек белгечләре. - Беренчедән, исбатлау бик авыр. Хәзерге законнар нигезендә, җинаять эшен бары 1,5 миллион сум табыш кергәндә кенә кузгатып була. Белгәнегезчә, мондый салоннарда "кара" бухгалтерия алып барыла. Шуңа күрә һәр нәрсәне бөртекләп җыярга туры килә. Аннан штрафлар түбән - нибары 5-15 мең сум. Уен бизнесы белән бәйле проблемаларның тагын берсе - бина хуҗаларының әлеге эшнең баруы белән кызыксынган булуы. Алар үз биналарын уен салонына арендага бирәләр һәм тотрыклы керем алып баралар. 2014 елның 1 июленнән "Лотереяләрне тыю турында" закон үз көченә кергәч кенә, ныклап торып көрәшергә мөмкин булачак.
Төп хуҗалар үз исемнәрен афишаламау ягында, һәм бу аңлашыла да. Шулай да үзләре бизнесны туктатырга җыенмый. Чөнки алар комарлы уеннарның яңа төрләрен оештыра тора. Хәзер бездә комарлы уеннар тиражсыз лотерея уены исеме астында уза. Уен җиһазларыннан "колак кагу" куркынычы да юк. Алар Интернет-кибетләрдә бик арзан бәядән 500 - 1000 сумга сатыла икән.
Нурлатта бүгенге көндә законсыз уен бизнесын оештырган һәм административ җаваплылыкка тартылган биш кеше РФ КоАПның 14.11 маддәсе буенча закон бозучылар исемлегенә кертелгән. Бүген аларның исемлеге Рунетның "Жалуйтесь.ru" шикаятьләр китабында да бар. Полиция бүлегендә хәбәр итүләренчә, исемлектәге кешеләр төп хуҗалар түгел, операторлар, я булмаса каравыл-чылар икән.
Законсыз уен бизнесы белән көрәш чараларын районда полиция һәм прокуратура хезмәткәрләре берлектә алып бара. Бу - әлеге службаларның оператив эшчәнлекләренең иң мөһим юнәлешләреннән берсе. Мәгълүматлардан аңлашылганча, мондый салоннар рөхсәт кәгазьләреннән башка эшли. Һәм шуңа да тикшерүләр вакытында я каравылчы, я булмаса администратор вазифаларын башкаручылардан башка кешеләрне очратып булмый икән. Соңгы тикшерүләрнең берсендә дә шулай килеп чыккан. Имеш, бина күптән түгел ачылган һәм даими клиентлар белән тулыланырга өлгермәгән икән әле. Әмма ни генә булмасын, хокук сакчылары даими тикшерүләрне туктатмаячак, халык белән эшләүне дәвам итәчәк. Полиция һәм прокуратура бүлеге белгечләре әлеге проблемага битараф булмаган кешеләрне, "уенчылар" гаиләләре әгъзаларын хезмәттәшлеккә чакыра. Аларга телефон номеры, керү пароле турында мәгълүмат җиткерү дә җитә, калганнарын хокук саклаучылар үзләре башкарачак. Билгеле, анонимлык гарантияләнә.
Законсыз уен салоннары эше хакында полициянең 2-11-25, прокуратураның 2-46-66 телефоннарына хәбәр итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат