Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Укучылар татарча сөйләшә

Шәһәрнең 2нче урта мәктәбе укучылары районда иң беренчеләрдән булып "Мин татарча сөйләшәм" акциясенә кушылдылар.

Атна башында мәктәп укытучылары Гөлчирә Ибраһимова һәм Әнисә Кәлимуллина белән берлектә 9-10 сыйныф укучылары шәһәр урамнарына чыктылар. Бу көнне алар шәһәрлеләр белән "Татар теленә караш" дигән темага фикер алыштылар, рус-татар телләрендә сөйләшү китабы тараттылар. Аралашу барышында кайберәүләр хәтта шигырь, җыр белән дә җавап биргән.
- 26 апрельдә халык шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә татар телен яклауга багышланган бик күп төрле чаралар уза. Шулар арасында җиде ел рәттән "Мин татарча сөйләшәм" акциясе дә бар. Без бу акцияне мәктәп эчендә ел саен үткәреп килсәк, быел аның масштабын зурайтып, шәһәр урамнарына, кибетләргә, даруханәләргә чыктык, - ди мәктәп директорының милли мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ибраһимова. Акциягә балалар гына түгел, олылар да кушылган, араларында төрле милләт вәкилләре дә булган икән. Милли телебезне саклауга һәм өйрәнүгә яшь буынны тарту максатыннан оештырылган чарада мәктәп укучылары Алия һәм Алинә Шәйхетдиновалар, Айгөл Иблямиева, Айзилә Ибраһимова, Альбина Хәммәтвәлиева бик актив булганнар.
"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында районда шактый чаралар үткәрү планлаштырыла икән. Шуларның берсе - 20 апрельдә шәһәр Мәдәният сараенда "Наркотикларга, тәмәке һәм хәмергә юк дип әйт!" исемле тематик концерт. Әлеге чараны Бөтендөнья татар конгрессы һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге оештыра.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат 2нче мђктђп Бөтендөнья татар конгрессы “Азатлык” татар яшьләре берлеге

2
X