Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Узган ел 65 ятим Нурлатта гаилә тапкан

Шуларның 45се - Нурлат районыннан булса, 20се читтән алынган балалар икән. Әмма статистиканың күңелсез ягы да бар: 45 нәни нурлатлының бары 9ы гына ата-анасы үлү сәбәпле ятим калганнар, калганнары-ата-ана хокукы чикләнгән яисә әлеге хокуктан мәхрүм ителгән гаиләдән алынган "тере" ятимнәр.

Шул җирдә янә күңелне бераз тынычландыра торган саннар китерәсе килә: бүген дә Нурлатта 60 гаилә тәрбиягә яки уллыкка бала алырга кандидатлар буларак исәптә торалар. Быел да шулкадәр ятим барлыкка килмәсә дә ярар иде дә! Әмма Нурлат муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегендә, эш тәҗрибәләреннән чыгып, мондый хәл булмас, дип ышандыра алмыйлар. Шуңа да кандидат-гаиләләр булу бу очракта алар өчен бик мөһим.
Ятим балалар турында дәүләт кайгыртуының реаль мисалы - узган ел Нурлатта балигълык яшендәге 21 ятим фатирлы булган. Быел да 17 ятимнең үз куышы булачак, дип ышандыралар опека һәм попечительлек бүлегендә. Чиратта торучылар тагы да бар икән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X