Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Җәй – капремонт чоры

Видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә мәгариф объектларын капиталь ремонтлау, ФАПлар төзү, ремонтлау һәм модернизацияләү программаларын тормышка ашыру һәм башка мәсьәләләр каралды. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миннеханов үткәрде.

Биредә күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе икеконтурлы казаннар урнаштыруга багышланган иде. Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Карама сүзләре буенча, быел безнең район территориясендә әлеге программа гамәлгә ашырылмаячак икән. Киңәшмәдә күтәрелгән "Чиста су" программасы буенча 6 проект документациясенә заказ бирелгән, районның 6 торак пунктында 2,6 км суүткәргеч сузганнар да инде. Фельдшер-акушерлык пунктлары төзүгә килгәндә, 18 августка Зүзәйдә модульле ФАП бинасын монтажлау планлаштырылган, аннан соң Чишмәдә монтажлау башлана. 9 беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү бинасында ремонт эшләре бара. Быелга капиталь ремонт программасына кергән мәктәпләрне телгә алсак, алар 90 процентка әзер, диде Р.Карама. Видеокиңәшмәдән соң, Нурлат районы башлыгы Наил Шарапов подрядчыларга мөрәҗәгать итте һәм мәгариф объектларындагы эшләрнең төгәлләнү срокларын искә төшерде. Ведомствоара электрон хезмәттәшлекнең төбәк системасында эшне оештыруга килгәндә, биредә проблемалар булырга тиеш түгел, диде район башлыгы һәм "Халык контроле" системасына тукталды.
- Сораулар, асылда, ТКХ эшчәнлегенә кагылышлы булачак. Инде кергән мөрәҗәгатьләргә анализ ясап, мин ширкәтләр җитәкчеләренә сайтны көн саен карап барырга кушкан идем, - диде ул һәм җаваплар отписка булырга тиеш түгел, дип тә өстәде.
Күпбалалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү буенча, андый 480нән артык гаиләнең 343е Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына гариза биргән. Шуларның 12се Молодежная урамыннан, 288е Төньяк-Көнчыгыш микрорайоныннан җир участоклары алганнар. Палатада әйтүләренчә, гаризалар көн саен керә, ә җир бүлү мәсьәләсе проблемаларсыз гына хәл ителә бара икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТКХ "Чиста су" программасы