ЯҢА ЕЛНЫ–ДИҢГЕЗДӘ КОЕНЫП
Яңа елны истә калырлык итеп үткәрү турында нурлатлылар кайгырта башлаганнар инде.
Коллективларның бер өлеше корпоротив кичәләр үткәрүгә заявкаларны кафеларга алдан биреп куйганнар. Яңа елны карлы чыршы янында түгел, эссе кояш кызуында су коенып каршы алырга теләүчеләр исә чит илгә путевкалар кайгырталар икән.
-Быел Яңа елны Индиядә, Таиландта, Берләшкән Гарәп Әмирлегендә каршы алырга теләүчеләр безнең аша 15ләп юллама алдылар инде, - ди "Марина-тур" туристлык фирмасы җитәкчесе Марина Гыймалетдинова. - Хәзер чит илдә бәйрәм каршы алучылар саны елдан-ел арта. Күбесе анда бәйрәм мәҗлесләрендә катнашу мөмкинлеген дә сайлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев