АВЫЛ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чөгендернең яртысыннан артыгы җыеп алынды
Район хуҗалыкларында татлы тамыр уңышын җыю бара. Кичәге көнгә 5255 гектардан барлыгы 144000 тонна татлы тамыр җыярга өлгерделәр игенчеләр. Бу барлык мәйданнарның 62 процентын тәшкил итә.
-
Фомадан гаилә фермеры яңа планнар белән яши
Районда бүгенге көндә 25 гаилә фермасы исәпләнә. Шуларның берсе - Фома авылында Шаһиәхмәтовлар гаиләсенеке.
-
Техника кышка кую мәшәкате башланды
Узган атнада "Ахунова" хуҗалыгы базасында үткән район семинары техниканы кышкы саклауга куюга багышланды.
-
Техниканы - кышкы саклауга
Районның басу-кырларында төп кыр эшләре тәмамланды, әмма тынычланырга иртәрәк әле. Чөнки кыр эшләреннән бушаган техниканы кышкыга саклауга кую бүгенге көндә төп бурыч булып тора.
-
Татлы тамыр җыярга керештеләр
Бу көннәрдә район хуҗалыклары көзге чәчүне төгәлләп киләләр. Берүк вакытта "Сөләйманов Ә.И", "Южная", "Тулпар-Агро" хуҗалыкларында шикәр чөгендере уңышын җыеп алуга да керештеләр, бу көннәрдә "Агро-Развитие"дә дә бу эш башланачак. Район игенчеләре алдына быел 8526 гектарда татлы тамыр җыеп алу бурычы куела. Әлегә уртача уңыш 300 центнер тәшкил итә.
-
Уракта яшьләр дә, династияләр дә бар
Урып-җыю тәмамланды. Димәк, яшь комбайнчылар республика конкурсының район этабына да беренче нәтиҗәләрне ясарга мөмкин инде.
-
Урак маршрутлары буйлап
7 августка районда 29597 гектарда игеннәр җыеп алынды, бу - барлык мәйданның 74 проценты дигән сүз. Суктырылган тулаем ашлык җыемы 67446 тонна тәшкил итә, әлегә игеннәрнең уңышы 22,8 центнер.
-
"Южная"да урак яхшы бара
Быелгы урак чорында "Южная" агрофирмасы" ОООсы басуларында барлыгы 11 комбайн иген суктыра.
-
Хезмәтне саклау айлыгы башланды
10 июльдән республикада урак чорында хезмәтне саклау айлыгы старт алды.
-
Илюткинода обелиск яңартылды
Заманында районда гөрләп торган Березовка, Николаевка, Александровка авыллары турында бүген аларның зиратлары һәм Илюткино авылындагы обелиск гына искә төшереп тора. Быел ул тагын да яңарган, матурайган.
-
Җаваплы чор
"Нурлат сөте" ОООсының Югары Нурлат бүлекчәсендә терлекләрне җәйге лагерьга районда беренчеләрдән булып күчерделәр быел.
-
Авыллар да бәйрәм итте
Бөек Җиңү көнен район авылларында да зурлап бәйрәм иттеләр. Гадәттәгечә һәр бәйрәмнең түрендә сугыш һәм тыл ветераннары булды.
-
Бәрәңгене кайчан утыртырга?
Югары Нурлат микрорайоны районда суган һәм бәрәңге үрчетү, кош-корт үстерү белән дан тота. Язын кар сулары эреп бетәргә өлгерми, бу бистәдә яшәүчеләр бакча мәшәкатьләре белән "яна" башлыйлар. Шуңа да бу уңайдан аларның үз тәҗрибәләре һәм киңәшләре дә бар.
-
Районда бөркегечләр парады үтте
Чәчелгән мәйданнар көн саен ишәя. Беренче шытымнар да күренә башлаячак, димәк, бөркегечләрне карап-тикшереп, кырга чыгарлык итеп әзерләп кую өчен дә нәкъ кулай вакыт. Шуңа республикада бөркегечләрнең кырга чыгарга әзерлеген тикшерүләрне 1 майга кадәр төгәлләргә дигән бурыч куелган да. Ә чәршәмбе көнне районда үткәрелгән бөркегечләр парады Чистай зонасы буенча беренчесе булды.
-
Шартлар әйбәт, кәеф көр
"Башак+" хуҗалыгында чәчүне оешкан төстә башлап җибәрделәр.