Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Аңлашып эшләргә

Бу көннәрдә торак милекчеләре ширкәтләренең еллык хисап җыелышлары дәвам итә.

Биш ТСЖ җитәкчесе үз торак милекчеләре алдында хисап тотарга өлгерде инде.
Дүшәмбе көнне "Нурлат АТПсы"ның актлар залында узган "Торак" ТСЖсының хисап җыелышында муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Флюра Ногманова, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Савинов, шәһәр Советы депутатлары Роман Чахмахчев, Идрис Кәримов һәм коммуналь службалар җитәкчеләре катнашты. ТСЖ җитәкчесе Гөлзифа Мортазина башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, шунда ук ревизия комиссиясенең дә хисабы тыңланды. Бер ел эчендә ТСЖга халыктан барлыгы 2126 заявка кергән, 25 йортның түбәсе ремонтланган, 7 йортның подъездларында ремонт үткәрелгән. Шул ук вакытта проблемалар да кала - 55 фатир хуҗасы квартплаталарын түләми икән.
Җыелышта йортларны капиталь ремонтлау, тарифлар, ике контурлы газ казаннары урнаштыру, йорт яны территорияләрен җыю-төзекләндерү, җылылык исәпләгеч приборларга кагылышлы һәм башка бик күп мәсьәләләр күтәрделәр торак милекчеләре. Йорт каршындагы сарайлар турында сорау кузгатылгач, аларны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе шәхси милек буларак рәсмиләштерергә, я булмаса сүтәргә кирәк булачагын хәбәр итте.
- Ишегалларын тәртипкә китерү ТСЖ җитәкчесеннән дә, йортларда яшәүче халыкның үзеннән дә тора, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе А.Савинов һәм йортлардагы капиталь ремонт мәсьәләсенә тирәнрәк тукталды. Җыелышта фатир хуҗаларының фикерләрен исәпкә алып, ТСЖлар һәм халыкның үзара аңлашып эшләве иң яхшысы булачак, дигән карарга киленде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТКХ Ќыелышлар

2
X