Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Бу үрнәккә кем кушыла?

Кояшлы көннәргә аеруча балалар сөенә: ниһаять, урамда рәхәтләнеп уйнар көннәр килеп җитте. Һәм бу уңайдан бигрәк тә шикәрчеләр бистәсе һәм шәһәрдәге кайбер урамнардагы балаларга бәхет елмайгандыр дип өстисе килә.

Беренче рәcемгә күз салгач, ни өчен, дигән сорау да тумастыр, шәт. Шәһәребездә шундый балалар мәйданчыгы кая бар соң тагы? Һәм шикәрчеләр микрорайонындагысы яңа да түгел әле. 8 еллап элек бу мәйданчыкны "МАКойл" ЯАҖ (җитәкчесе Дамир Ишкинеев) төзегән һәм җиһазландырган булган. Ул хәзер дә әлеге җәмгыять канаты астында.
Шәһәрдә җиһазландырылган мәйданчыклар бармак белән генә санарлык. Ә бит яңа йортларны тапшырганда, аларның балалар мәйданчыклары да булырга тиеш, асылда болар агач таганнар һәм швед стенкалары. Кариев урамындагы 27 һәм 28нче позицияләрдәге аерым волейбол, баскетбол мәйданчыклары булган балалар уеннары урынын искәрмә итеп әйтергә мөмкин. Аны "Горстрой" ясаган. Әлеге төзелеш оешмасы биредә 4 йорт төзеп ята, һәм алар башка йортларны да җиһазланган балалар мәйданчыклары белән тапшырырга планлаштыралар.
Әмма шулай да күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең күбесе өчен балалар мәйданчыкларының юклыгы проблема булып кала бирә әле. Мисал өчен, Гагарин урамындагы 28нче йорт ишегалды күптән автостоянканы хәтерләтә инде. Бары тик ялгыз "гөмбәчек" кенә биредә кайчандыр балалар мәйданчыгы булганлыгы турында сөйли. Мәктәп ур., 11дәге балалар мәйданчыгының бердәнбер билгесе - кыйшайган баганалар артындагы (биредә яшәүчеләр участокны үзләре тотып алмакчы булганнардыр, күрәсең) карусель. Шәһәрдәге күп кенә ишегалларында шундый хәл. Ә бит бу мәсьәләне бергәләп хәл итүе ансатрак, дип тәкъдим итә укучыбыз, Нефтьчеләр урамында яшәүче Галина Иванова. "ТСЖның үзенә генә балалар өчен мәйданчык кору матди яктан да кыендыр, мөгаен. Ә инде берничә ширкәт бергә алынып, тиешле инвентарь белән дә җиһазландырып куйсалар, анда төрле урамнардагы, йортлардагы балалар да, шикәрчеләр бистәсендәге кебек үк, рәхәтләнеп уйный алырлар иде. Мондый мәйданчыклар куркынычсызлык ягыннан да уңай бит әле: анда машиналар йөрми, гадәти ишегалларындагы кебек кер баулары да комачауламаячак", - ди ул.
Чыннан да шулай бит. Чөнки файдаланылмаучы, чүп басып ятучы участоклар һәр микрорайонда бар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шикђрчелђр бистђсе Балалар мђйданчыгы Мђктђп урамы

2
X