Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Бәяләр арта... Әмма күпкә түгел

1 сентябрьдән җылылык өчен түләү бермәбер арта икән дигән хәбәр халык арасында канәгатьсезлек тудырырга да өлгерде. Моңа кадәр дә торак-коммуналь хезмәтләр өчен ай саен шактый акча чыгарып килгән халык аптырашта - шулкадәр арту булса, тарта алырлармы?

Нурлат шәһәре һәм районында җылылык өчен арту булачакмы соң? Һәм күпмегә? Шул сорау белән без "Нурлат җылылык челтәрләре" ААҖ начальнигы Рамил
Шараповка мөрәҗәгать иттек.
- Нурлат районы һәм шәһәрендә җылылык өчен тарифлар быел ике тапкыр арта. 1 июльдән 6%ка арттырылса, 1 сентябрьдән арту 3% тәшкил итә. Шуңа күрә җылылык өчен бәя арту әлләни куркыныч булырга тиеш түгел, - дип хәлгә аңлатма бирде предприятие начальнигы.
Баксаң, Татарстанда коммуналь хезмәтләрдән ике төрле куллану кертелгән икән. Беренче төркем җылылыкны коммуналь котельныйлардан һәм индивидуаль җылылык чыганакларыннан ала һәм алар өчен элек тә, хәзер дә чынлыктагы бәяләрдән чыгып түли. Нурлат шәһәре халкы да әлеге беренче төркемгә керә. Ә менә икенче төркемдәге фатирларга җылылык сәнәгать предприятиеләре дә кушылган җылылык-энергетика үзәгеннән килә (ТЭЦ). Бу исемлеккә Зәй, Чаллы, Түбән Кама һәм Казан шәһәрләрендә һәм Ютазы районының Урыссу бистәсендә, Түбән Кама районы
ның кайбер авылларында яшәүчеләр керә. Коммуналь хезмәтләрне читтән субсидияләү бетерелү сәбәпле, бермәбер арту нәкъ менә икенче төркемдәгеләргә кагылачак та инде. Шул уңайдан бу шәһәрләрдә яшәүчеләргә ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә максатчан субсидияләр бирелә башлаячак.
Субсидияләр дигәннән, бездә субсидияләр түләү тәртибе дә шул көе кала.
- Торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия бездә түләүләр гаиләдә эшләүчеләрнең уртак хезмәт хакының 21%ыннан артып киткән очракта билгеләнә. Тарифлар арту белән, әлбәттә инде, субсидияләр дә артачак. Шунысы бар, субсидияләр эшләмәүче гражданнарга кагылмый, - диде социаль яклау идарәсе начальнигы Ирина Афанасьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан "Нурлат ќылылык челтђрлђре" Ютазы районы ТЭЦ