Бүген, 11 майда район башлыгы Равил Кузюров шәһәрдәге кайбер төзелеш һәм ремонт объектларында булып чыкты, шулай ук яңа юл салу эшләрен карады.
Иң элек Равил Әфраимович шикәрчеләр бистәсендәге Медведский паркы һәм "Дуслык" скверындагы эшләр-планнар белән кызыксынды. Биредә яшелләндерү, шулай ук аларга су сибү мәсьәләсен озакка сузмаска кушты. Халыклар Дуслыгы йортында да ремонт эшләрен 10 июньгә тулысынча төгәлләргә, һәм диаспораларга үз бүлмәләрен җиһазландыруга алынырга кирәк, диде район башлыгы. Подрядчы "НурлатЕвроСтрой" җәмгыятенең мастер-прорабы Андрей Пушкин әйтүенчә, бүген бинага җылылык, ут кертелгән. Хәзер обойлар ябыштыру, агарту, буя эшләре бара. Аннан территорияне төзекләндерүгә алыначаклар: монда яшелләндерү, Дуслык йортының тирәсен асфальтлау, баскычына плитка түшәү кебек эшләр каралган. Равил Әфраимович, бинаның тирәсен коймалау, күрсәтмә-такта элү, флагштоклар курнаштыру кебек эшләрне дә төгәл вакытында башкарырга дигән күрсәмтә бирде.
Кариев урамында ипотека буенча төзелүче йортта да эшләр төгәлләнүгә бара. Подрядчы "Перспектива" җәмгыяте җитәкчесе Әнис Гайнуллин әйтүенчә, 45 фатирлы бу йортны июнь башында файдалануга тапшырачаклар икән. "Шул көннәрдә обойлар ябыштыра башлыйбыз, һәр фатирга икеоконтурлы газ казаннары куелган, алар кыш чыктылар инде", - диде Әнис Котдусович. Бу йортның территориясендә берничә ишегалдына исәпләнгән балалар мәйданчыгы коруны да планлаштырганнар "перспективалылар".
Нурлатлыларның, бигрәк тә руль артында йөрүчеләрнең ничәмә еллар инде теңкәсенә тигән тимер юлчылар бистәсендәге төп юл да такырая: бүген биредә НУАД яңа асфальт түшәү белән мәшгуль. Линия һәм Куйбышев урамнары буенча сузылган әлеге асфальт юлның озынлыгы 2000 метр тәшкил итәчәк, диде НУАД җитәкчесе Фидаил Садыйков. Район башлыгы Равил Кузюров исә олы юл читен дә тиешенчә ясарга, бордюрлар куярга һәм һәркайда сыйфатлы материал кулланырга кирәк, диде.
Нет комментариев