Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Эшләр төгәлләнде, бәя бирелде

Нурлатта капремонттан соң берьюлы өч йорт тапшырдылар.

Башкарылган эшләргә ТР Дәүләт торак инспекциясе начальнигы урынбасары - Чистай зона торак инспекциясе начальнигы Николай Зубков җитәкчелегендәге комиссия бәя бирде.
Капиталь ремонт кысаларында узган елның көзеннән быелның маена кадәр эшләр барган йортларны карап чыгар алдыннан Н.Зубков ТСЖ җитәкчеләре белән очрашты. Алар игътибар бирелергә тиешле кайбер мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
Беренче объект Гыйматдинов урамындагы 103нче йорт иде. Биредә ремонтны "Еврострой" ОООсы башкарган. Подрядчылар ремонтны май урталарына төгәлләргә планлаштырганнар, әмма ягу сезонының вакытыннан алда тукталуы капремонтны берничә көнгә алдан тәмамларга мөмкинлек биргән: фатирлар һәм подъездларда радиаторларны алыштыруны тиз тотканнар. Эшкә соңгы ноктаны алдагы көнне куйганнар: пәнҗешәмбе подъездларга килүче юлларны бетонлаганнар. Гомуми файдалану урыннарында яңа буяу исе бетмәгән әле, түшәмнәр агартылган. Биредә яшәүчеләр үзләренә башка түбәдән су үтеп җәфаланырга туры килмәс дип өметләнәләр. Гомумән алганда, бу объектта төзүчеләр материал һәм башкарылган эшләрне дә санаганда 4100 мең сум акча үзләштергәннәр. Әмма зона торак инспекциясе җитәкчесе подъездда асылынып торучы телефон чыбыкларына игътибар итте. Бу уңайдан әле узган тикшерүдә генә кисәтү ясалган иде. "Комфорт" ТСЖсы җитәкчесе Марина Демидова элемтәчеләргә берничә тапкыр мөрәҗәгать иттем, һәм алар телефон чыбыкларын тәртипкә китермәсәләр, үзем чаралар күрергә мәҗбүр булачакмын инде, ди. Н.Зубков шунда ук биредә яшәүчеләрнең фикере белән кызыксынды. Мәсәлән, канализация системасы белән эшне хәл итүне ничә көн көтәргә туры килде, дип сорады. Һәм бу гаҗәпләнү тудырды. Йорт буенча җаваплы кеше Мария Сикорина уртак фикерне җиткерде.
- Төзүчеләр тиз һәм яхшы эшләделәр. Хәтта су системасын алыштырганда да су нибары дүрт сәгатьләр тирәсе генә булмый торды. Уңайсызлыклар кичермәдек, - диде ул. Ә газета корреспондентыннан сантехникларның эшен билгеләп үтүен сорады. Шуларның берсе, Әмир Дилмөхәммәтов: "Көзен, ягу сезоны башлангач, торбалардан су акмаса, шул чакта рәхмәт әйтерсез", - диде елмаеп. Әмма бу йортта яшәүчеләрне бер нәрсә борчый: йорт янында тротуар юк, ә янәшәдә күрше йортны сүткәннән соң төзелеш чүп-чары аунап ята. Николай Зубков бу мәсьәлә уңаеннан башкарма комитет җитәкчесенә мөрәҗәгать итәчәкмен, диде.
Комиссиянең киләсе объекты шул ук урамдагы 81нче йорт иде. Элегрәк ясалган кисәтүләр бетерелгән: җылылык үткәргечендә короб бар, кабель системасы тәртипкә китерелгән. Дөрес, гомуми фонны асылынып торучы чыбыклар бозып тора, баксаң, биредә домофон кую эшләре бара икән. Ремонтчылар үзләреннән соң идеаль тәртип урнаштырып калдырырга вәгъдә бирделәр: агартабыз, сылыйбыз, диделәр алар. Икенче катта яшәүчедән зарлану су басымына кагылышлы иде. Әмма мондый хәл йортта ремонтка кадәр дә булган. Бу йортта яшәүчеләр, форсаттан файдаланып, прораб Андрей Максимовның тырышлыгын билгеләп үттеләр.
- Кисәтүләребез һәм тәкъдимнәребезне тиз ишетәләр, шуңа да безнең арада аңлашылмаучылыклар булмады, - диделәр алар.
Хәммәдиев урамындагы 4нче йортта иң башта подвалга төштеләр. Узган тикшерүдә аның хәле мактанырлык түгел иде. "Уют" ТСЖсы җитәкчесе Наталья Андреянова әйтүенчә, нинди дә булса башка йортның подвалында мондагы кебек идеаль тәртипне табуы кыендыр: коры, чиста, якты. Әмма бу көнне тагы газүткәргече өчен кронштейнның булмавына кисәтү ясалды, ә подрядчылар әйтүенчә, газчылар бу хакта белә һәм бу җитешсезлекне бетерергә тиеш булганнар икән. Бу йортта яшәүчеләрнең дә теләкләре бар иде - ванналарга сөлге киптергечләр куясы иде, диләр. Һәм аларга бу эшнең, почта тартмалары кую кебек үк, капремонт сметасына кертелмәгәнлеген аңлаттылар. Комиссиянең рейды төш вакытынарак тәмамланды. Нәтиҗәләрне Николай Зубков ясады. Асылда эшнең сыйфатыннан, шулай ук йортларда яшәүчеләрнең уңай бәясеннән канәгать калса да, ике мәсьәлә аңарда сорау уятты: Хәммәдиев урамындагы йортта газүткәргече өчен кронштейн һәм Гыйматдинов урамындагы бер йортның подъездындагы телефон чыбыкларыннан "пәрәвез"гә кагылышлы иде алар. ТСЖ җитәкчеләре һәм подрядчы әлеге җитешсезлекләрнең иң кыска срокларда бетереләчәгенә ышандырдылар, һәм бу эшләр шул ук көнне башкарылды да. Комиссия барлык өч йортны да капиталь ремонттан соң "яхшы" бәя биреп кабул итте, һәм монда подрядчыларның фидакарь хезмәте генә түгел, йортларда яшәүчеләрнең уңай фикере дә исәпкә алынды. Чөнки контролерлар, чыннан да, халык үзе бит инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт торак инспекциясе Николай Зубков