Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Өмә үтте, тәртип беттеме?

Территорияләрне санитар-экологик чистарту буенча 1 апрельдән 1 июньгә кадәр игълан ителгән икеайлык төгәлләнгәч, бер айдан чак кына күбрәк вакыт узды. Бу чор чисталыкны әмер буенча гына тотуыбызны күрсәтте.

Чабылмаган үлән, төзекләндерелмәгән территорияләр, ямьсез контейнер мәйданчыклары... Кыштан соң чисталык урнаштыруга багышланган өмәләр булмаган да сыман. Тәртиптә торучы урамнар бик сирәк, болар, асылда, шәһәр үзәгендәгеләр. Соңгы елларда яңгырдан соңгы гөмбәләр сыман калкып чыккан юл читендәге кибетләр белән дә шул ук хәл. Территорияләре төзекләндерелгән сәүдә нокталарын санап чыгарга бер кул бармаклары да җитә: шикәрчеләр бистәсендә - "Эльмира" кибете, үзәктә - "Добрый дядя", Төньяк-Көнчыгыш мкр.да - "Теремок" һәм үз территорияләрен чисталыкта тотарга тырышучы тагы берничә модульле сәүдә ноктасы бар. Ә менә тимер юлчылар бистәсендәге "Спутник", "Радуга", Ленинград ур.дагы "Азалия", Гыйматдинов ур.дагы "Керосинка" кибетләре турында алай әйтеп булмый, бераздан аларны бөтенләй үлән басып китәр, ахрысы. Чапаев ур., 4тәге бинада берничә сәүдә ноктасы бар, әмма эшкуарларның бинаның тирә-ягын чистарту турында уйларында да юк. Әмма бу үз-үзеңне генә түгел, ә сатып алучыларны да хөрмәт итмәү дигән сүз бит: бер кибеткә эләгер өчен ниндидер төзелеш вакытыннан калган тимер-бетон плитә аша, икенчесенә чүп үләннәре аркылы үтәргә кирәк... Сәүдә ноктасының тышыннан күренгәнчә, эче дә әлләни ялтырамый, ахрысы. Шөкер, бүгенге көндә сайлар мөмкинлек бар, һәм үз-үзен хөрмәт иткән сатып алучы чисталыкны бөтенләй оныткан мондый кибетне әйләнеп узачак, әлбәттә.
Бүгенге көндә мондый хәлләр кибетләргә генә кагылмый. Район Советы утырышында икеайлык барышында 79 балалар мәйданчыгы ремонтланды, дип хисап тосалар да, санитар икеайлыктан соң соңгы бер айда алар янә ташландык хәлгә килде, юл читләре, йорт яны территорияләрен чүп үләннәре басты. Коммуналь службаларның башка мөһим эшләре бар, күрәсең, чисталык турында хисап тотасы юк бит инде хәзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шикђрчелђр бистђсе Санитар икеайлык "Азалия" кибете