Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Михеев урамында яңа юл төзелә

НУАД мастеры Павел Алексеев бригадасының чираттагы объекты Көнчыгыш мкр.да Михеев урамындагы асфальтланган юл төзелеше булды. Бу көннәрдә биредә асфальт-б

ектон кушылма түшәү белән мәшгульләр - бу эшнең соңгы этабы. Юлның озынлыгы 864, кичңлеге 6 метр тәшкил итә.
- Быел бу бригада Юданов, Әхмәтов, Бакиров, Интеранционалчылар, Үзәк урамнарында юллар төзеде, монысы алтынчысы инде, - диде НУАД мастеры Ленар Садыйков. Аның әйтүенчә, бу объектта юл эчендә үк 10 субүлгеч коесының булуынннан кыенлыклар туган икән. Аларны асфальт өслектән аскарак төшерергә туры килгән. Моның нәтиҗәсендә юлда чокырлар калмасын өчен төзелеш эшләрен төгәлләгәннән соң аларны асфальт биеклегендә капкачлар белән томалаячаклар. Шулай ук газүтәргеч баганаларын да юл читенә чыгарырга туры килгән. Бу эшләрнең барысына да өстәмә вакыт кирәк булган, әлбәттә, әмма юлчылар графиктан тайпылмаганнар: юлны вакытында тапшырачаклар. Чөнки биредә Наил Яһудин, Василий Куприянов, Газинур Алишев һәм башкалар кебек тәҗрибәле һәм намуслы юлчылар эшли бит. Моннан тыш, предприятие юлчылары Юдандагы юл читен геочелтәр белән ныгыту, Тумба юлына өлешчә асфальт һәм вак таш түшәү эшләре белән мәшгульләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: НУАД Тумба поселогы Бакиров урамы ЮДан поселогы