Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Өмәләргә чыгар чак җитте

Ике ай дәвамында һәр җомгада Нурлатта санитар көннәр, шулай ук шимбә өмәләре үткәреләчәк.

2013нче елның 8 апреленнән 10 июненә кадәр шәһәрдә санитар-экологик икеайлык үткәрелүе турындагы карарга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илдар Зәйдуллин кул куйды. Ә чәршәмбе көнне икеайлык кысаларындагы беренче киңәшмәне Нурлат муниципаль районы башлыгы урынбасары Флюра Ногманова үткәрде.
Санитар-экологик икеайлык кысаларындагы чаралар Нурлат шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә башкарылачак. Санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар кысаларында эшнең төп юнәлешләре шәһәрне чүп-чардан арындыру, бордюрларны, бина фасадларын, коймаларны буяу, агарту, юл разметкаларын һәм билгеләрен яңарту, чокыр ремонтын, агачлар утыртуны үз эченә ала. "Предприятие, оешмалар, ААҖ, ОООларга билгеле бер территорияләр беркетелгән, аларга шунда тәртип салырга туры киләчәк", - ди И.Зәйдуллин. Киңәшмәдә предприятие, оешма, ТСЖлар җитәкчеләренә, урта һәм кече бизнес эшмәкәрләренә бу чорда үз оешмаларының фирма исемнәре күрсәтелгән элмә такталарын яңартырга киңәш ителде. Соңрак, һава шартлары көйләнгәч, агачлар утырту, административ биналар тирәсендә чәчәк түтәлләре ясау оештырылачак. Узган еллардагы сыман икеайлык режимында ТБО полигоны да эшләячәк. Шимбә һәм якшәмбе өмәләре үткәрү көннәрендә, шулай ук җомга көнне санитар сәгатьләр вакытында полигонда предприятиеләрдән чүп-чарны түләүсез кабул итәчәкләр, бу шәхси секторга кагылмый. Шул ук вакытта төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен Татарстан Республикасының административ хокук бозулар турындагы Кодексы нигезендә җаваплылык каралган булуын да онытмаска кирәк. Мисал өчен, Нурлатта төзелеш һәм башка материалларын йорт яны территорияләренә өеп кую, яфраклар һәм учаклар яндыру, чүп-чарны газоннарга ташлау очракларын еш күзәтергә була, ә бит моның өчен штраф салынырга мөмкин. Мисал өчен, ТР КоАПының төзекләндерү кагыйдәләрен бозу турындагы 3.6 маддәсе нигезендә, гражданнарга 2000нән 3500 сумга, вазифаи затларга - 15000нән 30000 сумга, ә юридик затларга - 200000нән 500000 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Язгы һава торышы безне гаҗәпләндерүдән туктамый: әле кояш кыздыра, әле яңгыр, әле кар ява. Әмма бу шәһәр һәм районны төзекләндерү буенча чараларның башлануына һәм барышына комачауламас, дип уйлыйбыз. Чөнки чисталыкны бернигә дә карамастан булдырырга кирәк.
Һава шартларының катлаулы булуы тулаем республика буенча да санитар икеайлык башлануына йогынты ясады: Татарстанда ул 15 апрельдән 15 июньгә кадәр үтәчәк. Санитар икеайлыкны күчерүнең икенче сәбәбе - 2013 ел Универсиадасы: Казан ул вакытка чисталык һәм тәртип буенча аерылып торырга тиеш.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТСЖ Нурлат шәһәре ТБО полигоны

2
X