Узган шимбәдә Казанның Чехов базарында үткән ярминкәдә сабалылар күбрәк урман байлыклары белән сату итсә, нурлатлылар кыр нигъмәтләрен мулдан алып килгәннәр иде.
Бу-нурлатлыларның быел Казанга икенче тапкыр барулары иде. Ничә ел ярминкәдә йөреп, сатып алучыларның күбесен йөзгә таный башлаганнар инде безнекеләр.
- Бу - үзебезнең апа, гел килә бездән әйбер алырга,- ди Киекле авыл җирлеге башлыгы Ф.Вафина пөхтә генә киенгән олы яшьләрдәге ханымга суган үлчәп. Ә андыйлар аз түгел икән.
- Киләбез, бик рәхәтләнеп киләбез. Товарлар күп, бәясе арзан. Бүген дә кишерен дә алдым, каймагын да. Әле менә гөмбәгә кызыгып торам. Килолысын алып, үзем эшкәртермен, ахры,- ди үзен Сания дип таныштырган ханым.
Чыннан да, сайларлык ризык күп иде ярминкәдә.
- 57 машина белән килдек. 30 тонна бәрәңге, 30 тонна бөртек, 3 тонна ит, шулкадәр үк сөт алып килдек,- дип төгәлләштерә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы И.Сафиуллин. - Ә җирле үзидарәләр нигъмәтенең төрлелеге санап бетерлек түгел.
Шулай икән шул. Иглайлылар авыл халкының үз хуҗалыгында җиткергән - каз-тавык, каймак,мамыклылар - суган-бәрәңге саталар, тумбалылар - гөмбә, себеркеләр, Ерепкинода викториягә кадәр бар. Кайнатмалар, тозланмалар да үтә. Кайнар коймактан авыз итәргә генә килүчеләр дә очрый, билгеле. "Нурлат сөте"нең икмәк -булка әйберләре, сөт продуктлары янында да кеше күп. "АгроРазвитие" бөртекнең бар төрен дә диярлек алып килгән. Ә иң зур чират- "ИРС"ның сөт цистернасы янында булгандыр, мөгаен. "Агроинвест" үзе генә дә 5 машина товар алып килгән икән. 30 тонна бәрәңге - аларныкы.
- Сугару үзенекен итте - бәрәңгедән әйбәт уңыш алдык, - ди "Сөләйманов КФХсы җитәкчесе Ә.Сөләйманов капчыкларның "очуын" күзәтеп.- Бу юлы борчак та алып килдек, сабалыларда юк икән ул.
Шикәр комының бәясе дә- ә аның килосы 25 сум иде- казанлылар күңеленә бик хуш килде. Кыскасы, ярминкәдән кире кайткан товар булмады да диярлек - 2 млн. 600 мең сумнан артыклык продукция сатылган.
- Нурлат районы бу мәсьәләгә бик җитди карый. Әнә, төнлә килеп, иртәдән ачык йөз белән һич авырсынмыйча сату итәләр. Шәһәрлеләр авыл халкының тугрылыгына бик рәхмәтле булырга тиешләр. Республика халкы турында шундый кайгырту безгә хөкүмәтебезгә авыл хуҗалыгы тармагына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә дә хокук бирә, - диде ярминкәне карап үткән һәм оештырылуыннан канәгать калган ТР Премьер - министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Нурлатлылар сезон ахырына кадәр тагы биш тапкыр барырга тиешләр әле Казанга.
Нет комментариев