Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлатның Яшьлек бистәсендә яңа балалар мәйданчыгы калкып чыкты

Яшьлек микрорайонындагы балалар мәйданчыгы - шәһәрдәге иң үрнәк мәйданчыкларның берсе. ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов инициативасы белән быел биредә уен комплексларын яңарттылар, яңаларын да куйдылар

Әкият шәһәрчеге - Дружба урамының 74, 76 һәм 78нче йортлар ишегалдындагы балалар мәйданчыгы башкача атап та булмый: уен җайланмаларының кызыл, зәңгәр, сары төсләре кояшлы көннәрдә җемелдәп балкып тора, болытлы көннәрдә дә кәефне күтәрәләр. Каникулларның иң кызган чоры һәм балаларның кайсы кая таралышкан чагы булса да, мәйданчык буш тормый, һәм биредә һәрчак балаларның шат авазлары яңгырый. Мәйданчыкны коручылар исә барын да уйлаганнар, шуңа да биредә нәниләр өчен дә, укучыларга да шөгыльләнер урыннар җитәрлек. Бераз өлкәнрәкләр баскетбол уйный, ә таулар, борылмалы баскычлар, комлыклары булган уен комплексы сабыйлар карамагында. Матур төсле баскетбол щитлары, шулай ук төрле җанварлар белән бизәлгән күз явын алырлык таганнар, лабиринтлар, турниклар эскәмияләр бала-чага күңеле өчен генә дә түгел. Әнә, өлкәннәрнең үз балалары өчен күңелләре тыныч: мәйданчыкның тирә-ягы коймаланган, шунда ук бордюрлар түшәп буяп та куйганнар. Мәйданчыкны башка плюслы ягы да бар - ул төрле зоналарга бүлгәләнгән. Мисал өчен, балалар йөгерешкән, таулардан шуган, лабиринтларда уйнаган өлешенә ком түшәлгән. Аңлашыла ки, монда туп тибеп булмый, шуңа да андый өлешен асфальтлап, сызыклар белән билгеләп чыкканнар. Хәтта балалар арбасы белән керүне дә кайгыртканнар, ә койманың теге ягына велосипедлар өчен парковка ясаганнар. Җәен елкылдап торган матур мәйданчык, кышын, сихерләгәндәй, үзенчәлекле кышкы шәһәрчеккә әверелә. Кышкы каникуллар буена биредә чыршы балкып тора, төрле иллюминацияләр күзне иркәли. Мондый шартларда күрше урамнардан уйнар урыннар эзләү теләге кемдә булыр икән? Киресенчә, бу балалар мәйданчыгы тулаем микрорайон балаларының иң яраткан урынына әверелгән.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илгиз Салихов Нурлят Яшьлек мкр. ТР Дђњлђт Советы

2
X