Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Почта бүлекчәсе ремонттан соң ачылды

Дүшәмбе көнне "Нурлат-2" почта элемтәсе бүлекчәсе коллективы "өй туен" билгеләп үтте.

Почта бүлекчәсе үзенең адресын үзгәртмәсә дә, 3 айлык ремонттан соң аның ачылу тантанасын нәкъ менә "өй туе" дип атыйлар биредә. Чөнки ремонтка кадәр клиентлар күреп күнеккән элеккеге бүлекчә бинасы хәзер заманча офиска әверелгән. Караңгы, кысан бүлмәләр күпкә иркенәеп киткән сыман - сыйфатлы ремонт, якты төсләр, бар нәрсә зәвык белән эшләнгән. Стендлар, витриналардан алып җиһазлар, компьютерларга кадәр бар да заманча биредә. Бүлекчә бинасында мондый матур үзгәрешләр исә "Россия почтасы" линиясе буенча алып барыла торган үзәкләштерелгән ремонт программасы ярдәмендә мөмкин булган икән. Бүлекчәнең 8 кешелек коллективы исә биредәге уңайлы шартларга сөенеп туя алмый.
- Бүлекчәдә ике оператор халыкка хезмәт күрсәтәчәк, хат ташучыларның да эш урыннары бик уңайлы, җайлы итеп ясалган, бу безгә тагы да яхшырак эшләргә стимул бирә, - ди почта бүлекчәсе начальнигы Гөлфия Фәйзуллина.
Бу көнне исә аларның шатлыгын уртаклашырга үзәк почта бүлекчәсеннән кунаклар, даими клиентлары да күпләп килгән иде. Символик ал тасманы кисү хокукын исә 35 ел гомерен почта хезмәтенә багышлаган, озак еллар аның район бүлекчәсен җитәкләгән Владимир Сибулатовка тапшырдылар. Владимир Петрович шул микрорайонда яши икән, элеккеге җитәкче буларак та, клиент буларак та бүлекчә коллективының эшенән канәгать булуын билгеләп үтте.
Ә менә Ольга Тиссен "яңа" бүлекчәнең беренче клиенты булып тарихка кереп калды. Бу көнне посылка алырга килгән иде ул.
- Бүлекчәнең ябылып торуы безнең өчен бераз уңайсызлык тудырса да, бүген биредәге үзгәрешләрне, шартларны күргәч, чиксез сөендек. Монда һәрчак яхшы хезмәт күрсәтергә тырышалар, күп нәрсә коллективның ничек эшләвеннән, аларның халыкка булган мөнәсәбәтеннән тора бит, - ди ул.
... Бүлекчә үз ишекләрен ачып берничә минут үтүгә үк оператор өстәле янына клиентлар чираты да тезелергә өлгерде. Кем коммуналь хезмәтләрен түли, кемнеңдер акча җибәрәсе, посылка саласы бар, субсидия алырга, хат салырга дип сугылучылар да күп... Кыскасы, бүлекчә янә элеккегечә, гадәти режимда эшли башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Почта Нурлат2