Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Шәһәрдә язгы ярминкә үтте

Шимбә көнне узган авыл хуҗалыгы ярминкәсе барлык сатып алучыларның ихтыяҗларын канәгатьләндерде төсле. Ярминкәдә тулаем 830 мең сумлык товар сатылды.

Бу көнне район авыл хуҗалыклары 22 машинада товар тәкъдим итсә, авыл җирлекләре һәм эшмәкәрләр дә үз палаткаларын корган иде. Сатып алучыларны ярминкә мул авыл хуҗалыгы продукциясе белән генә түгел, чамалы бәяләр белән дә сөендерде.
Шулай да ит, йомырка, бәрәңге, бөртек һәм сөт иң үтемле продукция булгандыр, мөгаен. Әнә, бу юлы да "ИРС", "Агроразвитие" җәмгыятьләре өчәр машина ит, сөт, иген белән чыкканнар.
Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу көнне сатып алучыларга барлыгы 2800 тонна ит тәкъдим ителгән. "Агроразвитие", "ИРС", "Ә.И. Сөләйманов", "Нурлат сөте", "Дуслык", "Южная" агрофирмасы" хуҗалыклары сатып алучыларга 200 сумнан - сыер, 190 сумнан дуңгыз ите тәкъдим итте. Ярминкәгә 2 тонна бәрәңге алып килгән "Ә.И.Сөләйманов" КФХсы да машинасын тиз бушатты. "Нурлат шикәре", элеваторның продукциясен дә үз иттеләр. "Татнефть-УРС" ОООсы, "Вита", "Чаллы" сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләре шәһәрлеләргә һәм кунакларга камыр ризыклары һәм кулинария товарлары тәкъдим иттеләр.
Ярминкәне карап чыккан район башлыгы Наил Шарапов ассортимент белән дә, бәяләр белән дә кызыксынды, авыл хуҗалыклары, авыл җирлекләре башлыкларына бәяләрне базардагыга караганда арзанрак куюларын сорады. Сатып алучылар бәйрәм алдыннан оештырылган ярминкәгә сөенүләрен яшермәделәр:
- Халык өчен кирәкле бөтен продукция бар. Шөкер, бәяләр дә чамалы. Бүген махсус сөт ризыклары өчен чыккан идем. 1 литр сөт - 15 сум. Мондый бәяләрне бары ярминкәдә генә очратырга мөмкин. "Здоровье" җәмгыятенең күмәчләрен алмый булдыра алмадым, - ди нурлатлы Г.Әюпова.
Нурлатлы Александр Абрамов та мондый ярминкәләрнең еш үтүен тели.
- Без, пенсионерлар өчен мондый авыл хуҗалыгы ярминкәләре бик кулай. Бәяләр дә чамалы, продуктлар да свежий. Бүген кишер, ит, йомырка алдым, мунча себеркесе дә очрады. Бик шәп булды әле, - ди пенсионер ярминкәнең уңай якларын санап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Южная Ярминкђ ИРС АгроРазвитие