Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Төрнәстә җәмәгать мунчасының суы юк

Моннан берничә ел элек Төрнәс халкының ике төрле ихтыяҗы булган - су һәм җәмәгать мунчасы. Һәм менә узган елда иске мунча урынына яңасы төзелгән. Гомер буена мунча белән яшәгән төрнәслеләр вакыйганы шатланып кабул иткәннәр. Ләкин шатлык озакка бармаган: мунча эшләми, чөнки су юк.

Төрнәснең үзәк урамнарында яшәүчеләр менә инде 4 еллап сусыз тилмерә. Сусызлык халыкны соңгы чиккә җиткергән - алар 100дән артык кеше кул куйган хат белән безгә килделәр.
- Әлеге мәсьәләне авыл җыенында да күтәрдек. Ярдәм итү җаен карарбыз диделәр, әмма файдасыз, - диләр төрнәслеләр. - Узган җәйдә аракы-ликер заводының бер скважинасыннан су тоташтырганнар иде, әмма ул эчәргә яраксыз.
Хәлгә ачыклык кертү максатыннан без иң беренче булып авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гафуровага чыктык.
- Авыл зур, хәзерге вакытта гамәлдә булган 3 скважина гына җитәрлек түгел, - ди ул. Узган елда бу проблеманы хәл итү өчен төрле инстанцияләр буйлап йөри торгач, пекарня янына яңа скважина да казылган иде. Әмма бу эш киңәшләшмичә эшләнде, суы булмады.
Узган елда су системасын рәткә китерү өчен 500 метрлап суүткәргечкә ремонт та ясалган икән әле. Әмма өлешчә ремонт белән генә Төрнәсне сулы итү мөмкин эш түгел, күрәсең. Зөһрә Гафурова әйтүенчә, су үзәктәге халыкка җитсен өчен тагын ике өстәмә скважина кирәк. Аның берсен элекккеге су скважинасы торган, халык телендә Болгавыр дип атап йөртелгән урынга төзергә кирәк дип саный халык.
Бу хакта авылны су белән тәэмин итү өчен җаваплы "ТКХ" Идарәче компаниясе начальнигы Мидхәт Вәлиевка да җиткергәннәр. Әмма 5 километрлап су трассасы сузарга кирәк булачак, бу эш бик чыгымлы, дип саный ул. Ә Төрнәсне әлегә янә аракы-ликер заводындагы скважинага тоташтырып сулы итмәкче.
- Заводның өч скважинасы бар. Үткән елда завод җитәкчелеге белән килешеп, шундагы бер скважинага тоташтырган идек, җәен халыкка су булды, - ди ул. - Быел да бу көннәрдә шул рәвешле вакытлыча суга тоташтырачакбыз.
Суның сыйфаты начар булса да, бу - бүгенге көндә су проблемасын хәл итү өчен карала торган бердәнбер юл, диләр. Яңа скважиналар төзеп, халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү мөмкин түгел микәнни соң? М.Вәлиев әйтүенчә, бер скважина төзү 300-400 меңнәргә төшә икән. Әмма, кызганычка каршы, бу максатларга акча каралмаган. Төрнәс авылларны чиста сулы итү буенча "Чиста су" республика максатчан программасына да кермәгән. Быел районга әлеге программа буенча 10 млн. акча бүлеп бирелгән, бу средстволарга Тумбада һәм Иске Чаллыда су мәсьәләсен хәл итәргә җыеналар.
Хәзер Төрнәстә су cкважинасы төзүдә ярдәм итәргә район җитәкчелеге алынган. Мәкалә басмага әзерләнгәндә халык илчеләре хат белән район башлыгы Наил Шараповка да керделәр. Район башлыгы авыл үзәген вакытлыча завод скважинасына тоташтырырга, соңрак аерым скважина төзү вариантын карарга вәгъдә биргән. Хәзер район төзелеш бүлегендә авылда яңа скважина төзү мәсьәләсе белән шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат районы Тљрнђс авылы "ТКХ" идарђче компаниясе