Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Ягу сезонына әзерлек көйле бара

Узган атнада ТРның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы штабында киләсе ягу сезонына әзерлекнең барышы тикшерелде.

Утырыш дәвамында берничә район тыңланды, ягу сезонына әзерлек сүлпән барган районнар тәнкыйть утына да тотылды. Шөкер, эш темплары начар барган районнар арасында Нурлат телгә алынмады. Ә 2012-2013 елгы ягу сезонына әзерлекнең барышыннан якыннанрак хәбәрдар булу өчен "Нурлат җылылык челтәрләре" җәмгыятенә юл тоттык. Асылда котельняларыбызның барысы да әзер, бүген трассаларда кайбер эшләр дәвам итә әле, дип башлады сүзен җәмгыять директоры Рамил Шарапов.
Җылылык челтәрләре җәмгыяте канаты астында булган кулланучылар быел да тугыз котельнядан җылытылачак. "Шуларның дүртесе - үзебезнеке, бишесе Нурлат ЦРБсыныкы, аларын арендалыйбыз, ә 2нче котельня резервта тора, ул-бу була калса, резерв ягулыгыбыз бар, котельня җайланмалары төзек", - дип кыскача гына хәлгә аңлатма биреп үтте производство-техник бүлек начальнигы Илһамия Хәйретдинова. Аннан сезонга әзерлек барышында башкарылган эшләргә тукталды: җылылык челтәрләренә опрессовка үткәрелгән, КИПиА приборлары, төтен юллары һәм җилләткеч каналлар тикшерелгән, әзерлек паспортлары тәртиптә... Ә капиталь ремонтны быел 3533 мең сумлык итеп башкарганнар. 1,4 километр җылылык трассасын тулысынча яңага алыштырганнар. Хәзерге вакытта Степан Разин, Самаренкин урамнарындагы трассаларны яңаларына алыштыру эшләре бара.
"Бүгенге көндә предприятиедә алтмышлап кеше эшли, шуларның барысы да яңа ягу сезонына өйрәтү узган, аттестацияләнгән, барлык кулланучыларга һәм ТСЖларга да объектларны яңа сезонга әзерләү буенча уведомлениеләр җибәрелгән.", - ди И.Хәйретдинова.
Дөрес, проблемалар бөтенләй юк дигән сүз түгел, Шуларның иң актуале - кулланучыларның бурычлары. Бүгенге көндә "Нурлат җылылык челтәрләре" җәмгыятенә нурлатлыларның бурычы 5 миллион сумнан артып китә, ягъни, шәһәрдә әҗәтле йортлары булмаган бер генә ТСЖ да юк икән. Әлбәттә инде, ягу сезонына әзерлекнең бу проблема аркасында беркайчан да туктаганы булмады. Быел да котельня җайланмалары сезонга тулысынча әзер, кайбер вак-төяк эшләр генә калып бара, дип ышандыра җитәкчелек. Ә инде аларның ни дәрәҗәдә әзер икәнлеген Ростехнадзор инспекторлары әйтәчәк. Аларны биредә 21 августта көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТСЖ Нурлат ќылылык челтђрлђре Ростехнадзор