Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Юллар төзү - яхшы эш

Шәһәр микрорайоннарындагы юллар торышы - иң актуаль проблемаларның берсе. Әмма хәл итмәслек түгел икән.

Юлсызлыктан зарланып нурлатлылар шәһәр җитәкечлегенә, депутаталарга гына түгел, соңгы нокта буларак газета редакциясенә дә мөрәҗәгать итәләр. Көнчыгыш, Көнбатыш (халыкта -"Әфганчылар"), тимер юлчылар микрорайоннарында яшәүчеләрдән дә шалтыратулар күп тапкырлар кергәне бар. Соңгысында юллар начар булу сәбәпле, такси чакырту белән дә проблемалар булгалый: автомобильчеләр шәхси транспортларында начар юллар буйлап йөрүдән баш тарталар. Ниһаять, хәл үзгәрә башлады. Мисал өчен, узган елда НУАД юлчылары шәһәрнең көнчыгыш өлешендә Захаров урамында һәм тимер юлчылар микрорайонында Красин урамын юлны асфальтладылар. Быел шул ук юл предприятиесе көче белән "Әфганчылар" микрорайонында ике - Юданов һәм Әхмәтов урамнарында асфальт салынды.
Ә бу атнада Төньяк-Көнчыгыш микрорайонындагы Центральная урамында да асфальтланган юл пәйда булды. Юл участогы мастеры Нәфис Гыймалетдинов бригадасы җир ташу һәм тыгызлау белән, ә участок начальнигы Павел Алексеев кул астындагы бригада вак таш һәм асфальт салу белән мәшгуль булды.
- Бу участокка 1900 тоннадан артыграк җир ташыдык, 8400 квадрат метр мәйданда насыпьны планировкалау үткәрелд, 20 сантиметр калынлыктагы нигез катламы салынды, ди "Татнефтедор" ОООсы НУАДының ПТО инженеры Рәмис Абдуллин. Ә ике көн элек асфальт катламы салдык.
Шунысын да әйтергә кирәк, бу юл әлеге микрорайон халкы өчен генә кирәк дип әйтеп булмый. Берничә көн элек, Яңа Төньяк-Көнчыгыш микрорайоныныа нигез салу башланды дип тә әйтергә була: биредән күпбалалы гаиләләргә участоклар бүлеп бирделәр. Шулай итеп Центральная урамындагы яңа асфальтланган юл яңа микрорайон халкын да "зур" юл белән тоташтырачак.
Ватутин урамында яшәүчеләр чокыр аркылы салынган күперне ничек кенә атамадылар, хәтта тормыш блы дигән исеме дә бар иде аның. Һәм ни өчен икәнлеге дә аңлашыла торгандыр: ул ике - шикәрчеләр һәм тимер юлчылар микрорайонын тоташтырып тора бит. Берничә көн элек "Төзекләндерү биш" ОООсы хезмәткәрләре үз көчләре белән аны тиешле хәлгә китерделәр. Ныклык өчен биредә металл конструкцияләр кулланылган: ике таверлы швеллер урнаштырганнар, аңа 6 метрлы тимер-бетон плитә салганнар. Тимер култыксалардан исә әле дә яңа буяу исе килеп тора. Хәзер күпернең йөзе дә матур, ул җәяүлеләр өчен дә куркынычсыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юллар "Татнефтедор" Ђфганчылар мкр.

2
X