Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Юлларга – яңа тормыш

Бу көннәрдә "Татнефтедор" ОООсы НУАДы төрле юнәлештәге юллар буенча чокыр ремонтлары эшләрен дәвам иттерә. Кичә без аларны Нурлат - Кузайкино трассасында очраттык.

- Бу юлда чокыр ремонты эшләрен полиция бинасы тирәсеннән алып башладык. Гомумән алганда, бу юнәлештә ремонтланачак ара 32 километр тәшкил итәчәк, - ди участок начальнигы Ришат Әбдрәхимов. Әлеге участокта мастер Ленар Садыйков бригадасы эшли. "Апрель азагында юл разметкалары ясаячакбыз, тамгалар һәм күперләрне дә буярга ниятлибез", - диде ул. Юлчылар Нурлат - Аксубай, Нурлат - Шламка юллары участокларында эшләрне төгәлләгәннәр инде, хәзер Нурлат - Тимерлек юнәлешендә, Нурлат - Чуваш Тимерлеге автотрассасында эшлиләр.
Ә шәһәрдә юлларны ремонтлау белән "Төзекләндерү биш" ОООсы шөгыльләнә.
- Без чокыр ремонтларына 2,5 миллион сумлык тендерны оттык. Беренче эшләрне бер атна элек башлап җибәргән идек, - ди җәмгыять җитәкчесе Рәхмәтулла Әфләтунов.
Шәһәрдә чокыр ремонты белән 3 бригада шөгыльләнә, һәркайсында махсус техника: фреза белән МТЗ, "КамАЗ" базасында кухер, щеткалы МТЗ бар. Ремонт эшләрен Гыйматдинов, К.Маркс, Совет, Мәктәп, Гагарин, Хәммәдиев, Вахитов, Козлов урамнарындагы юлларда башкару планлаштырыла. Аннан соң барлык көчләр шикәрчеләр, тимер юлчылар микрорайоннарына юнәлдереләчәк. Әмма моның белән генә бетмәячәк әле. Р.Әфләтунов әйтүенчә, шәһәр башкарма комитетыннан заказ керсә, тагы эшләячәкләр икән. Әлбәттә, киңрәк масштаблы эшләр юллар кипкәч башлана. Хәзер юлларны ремонтлау өчен эретелгән асфальт кулланыла, ә соңрак аларны төп асфальт белән түшәячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: НУАД Юллар Татнефтедор