Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Үзәк базарда капиталь ремонт

Май уртасыннан "Юниор" ОООсы универсаль базары территориясе палаткалы шәһәрчекне хәтерләтә. Төп бинага капиталь ремонт бара, шуңа да эшмәкәрләр үз товарларын ачык һава астында саталар.

Үзеннән-үзе сорау туа: ашамлыклар бозылмыйлармы соң, ни дисәң дә, урамда 25 градустан да эссерәк бит.
Иң беренче чиратта, без сатып алучыларның фикере белән кызыксындык, һәм, ни гаҗәп, канәгатьсезлек белдерүчеләр булмады. "Суыткычтан алалар бит", - диде сәүдә палаткасына суыткыч витрина куелган Катядан казылык алып торучы сатып алучыларның берсе.
- Без продукцияне 2-3 көн эчендә сатып бетерерлек итеп кенә алып кайтабыз. Һәркайсыбызның даими сатып алучылары бар, сыйфатсыз ашамлыклар сатарга үз-үзебезгә дошман түгел бит без, - ди Катя.
Тозлы һәм свежий балык белән сату итүчеләрнең киштәсендә товар берәмләп кенә куелган.
- Бар нәрсә дә суыткычта, сорасалар - алып киләбез, - ди сатучыларның берсе. - Әлбәттә, эсседә эшләүнең уңайсыз яклары бар: температура югары булганлыктан, суыткычлар тиз ватыла, ремонтларга туры килә, аннары товарны да баштагыга караганда ике тапкыр азрак кайтарабыз. Нишләп тә булмый, ремонт - кирәкле эш.
Тик капиталь ремонт озаккарак сузылмаганмы соң? Әмма эшләрнең барышына күз салсак - ә биредә электр үткәргечләре, тәрәзәләр, стеналарда һәм идәннәрдә кафель алмаштырылачак - эшләр шуңа тора.
- Беренчедән, капиталь ремонт эшмәкәрләргә яхшы шартлар тудыру максатыннан үткәрелә , - ди базар управляющие Айрат Вәлиуллин.
Бу аңлашыла да, чөнки хәзер конкуренция бар җирдә дә үзен сиздерә, аның бу тармакта да булуы табигый: эшмәкәр үз товарын сату өчен тиешле таләпләр булган урынны арендалаячак. Шуңа да стеналар буендагы киоскларны да заманча итеп җиһазландырачаклар, бина уртасындагы сәүдә рәтләрен дә санитар-гигиеник таләпләргә туры килерлек бер типтагы материалдан ясаячаклар. Ә сөт һәм кош итү сатучы авыл кешеләрен түбә астына "күчерәчәкләр": бинада алар өчен аерым урын булачак.
Хәер, "Ваклап сату базарлары һәм РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында" ФЗ-271 буенча 2013нче елның 1 гыйнвареннан барлык базарлар да, авыл хуҗалыгыныкыннан тыш, үз эшчәнлекләрен бары тик капиталь биналарда һәм корылмаларда гына башкарырга тиешләр. Шулай итеп универсаль базарда капиталь ремонт бик вакытлы булган.
- Капремонтка керешкәнче, без гадәттән тыш хәлләргә китерергә мөмкин булган төрле вариантларны истә тотарга тырыштык, - ди идарәче, бу нәрсә белән очрашкан күрше төбәкләрдәге тәҗрибәне дә өйрәнергә туры килүенә аерым тукталып.
Капиталь ремонт инде азагына якынлашып килә, территориядә эшләрне башлап җибәрү планлаштырыла: биредә үк урнашкан кибет хуҗалары белән берлектә чокыр ремонты ясау, урыны белән асфальтлау, керү урыннарын җиһазландыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Юниор" ОООсы Хезмђт кодексы