Нурлат шәһәренең үзәк мәчетендә реконструкция эшләре башланды
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат шәһәренең үзәк мәчетендә реконструкция эшләре башланды

Дини объект территориясендә гомуми мәйданы 760 квадрат метр булган яңа заманча янкорма төзеләчәк.

Проект-смета документациясе тулысынча әзер инде, һәм якын арада төзүчеләр аның нигезен салуга керешәчәкләр.

Яңа бинада мәхәллә халкы өчен уңайлы тәһарәтханә һәм котельня урнашачак. Мәчетнең моңа кадәр тәһарәт алу өчен җиһазланган иске бүлмәсе тулысынча сүтелгән.

«Моңа кадәр иске тәһарәтханәне берничә тапкыр ремонтларга туры килде, чөнки ул баштан ук барлык төзелеш кагыйдәләрен үтәп дөрес төзелмәгәнгә, уңайсызлыклар тудырды. Котельняны да күчерү ихтыяҗы бар», – дип билгеләп үтте мәчетнең имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов.

Проект Татарстанның гражданлык инициативаларына ярдәм фонды теләктәшлеге белән тормышка ашырылачак. Объекттагы барлык төзелеш һәм отделка эшләрен киләсе елның маена тәмамлау планлаштырыла.


Нет комментариев