Нурлатта яшәүче бер хатын-кыз смс-хәбәр аркасында акчаларыннан колак кага язган
ХӘБӘРЛӘР

Нурлатта яшәүче бер хатын-кыз смс-хәбәр аркасында акчаларыннан колак кага язган

Елена И. өчен гадәти иртә мессенджердагы хәбәр белән башланып китә.

Ханым мөһим шалтырату көтә торган була, шуңа үзенә килгән смска шунда ук игътибар бирә. “Исәнмесез! Сез “ТЭС” клиентымы? Сезгә электр энергиясе өчен яңадан исәп-хисап ясау тиешле. Түләүне алу өчен сылтама буенча мәгълүматларны раслагыз”, – дип язылган була хәбәрдә. Компаниянең исеме таныш, логотибы да бар. Ханым аның ялган булуына шикләнми дә. Әле алай гына да түгел, тиздән аны, хәбәрләр белән алмашу өчен, мессенджердагы чатка кушалар, биредә үзен электр белән тәэмин итү оешмасы администраторы дип таныштырган кеше яңадан исәп-хисап ясауның яңа программасы турында җентекләп сөйли. 

«Миңа 2000 сумнан артыграк өстәмә түләү тиеш дип яздылар. Башта хәтта сөенеп тә куйдым. Нишләп әле тикшереп карамаска дип уйладым. Өстәвенә, барысы да рәсми тоелды», – дип сөйләде Елена. 

Администратор аның сылтама аша күчеп, шәхесен раславын сорый. Аннары тагын бер үтенеч керә – телефон номерын һәм смс аша килгән кодны хәбәр итәргә кирәк. Елена ир туганына шалтыратырга була. Ул ашыкмаска киңәш итә, үзенең дә шундый кармакка каба язуы турында сөйли. Чыннан да, бернинди яңадан исәп-хисап ясау да булмый, ә мессенджердагы чат белән хәбәрнең мошенниклык схемасы икәнлеге ачыклана. 

“Мондый очракларда яман ниятле затлар иң элек кешенең ышанычын яуларга исәплиләр, шуңа күрә “рәсми хәбәрләр алмашу” төсмере чыгаралар. Ә аннары кешене, уйланырга вакыт бирмичә, тиз эш итәргә мәҗбүр итәләр”, – дип аңлатма бирәләр ресурслар белән тәэмин итү оешмасында. 

Нәтиҗәдә, Елена бер сум акчасын да югалтмый. Шикле төркемнән чыга, администраторны заблокировать итә. 

«Акчалар вәгъдә итеп ашыктырсалар, башта барысын да тикшерергә кирәклеген яхшы беләм хәзер. Аннары югалткан акчаларны эзләргә калганчы, рәсми службага шалтыратып, берничә минут вакытны сарыф итү яхшырак», – ди ханым. 

Елена – күпбалалы ана, статусы буенча лаеклы ялда санала инде, әмма актив яшәү рәвеше алып бара: волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Үзе белән булган хәлне ул танышларына – волонтерларга сөйли. Газетабыз редакциясенә дә без укучыларны кисәтсен өчен шалтыраткан. 

«Бу беренче очрак түгел, мошенникларның моңа кадәр дә шалтыратканнары булды. Әмма бер тапкыр да алдый алмадылар. Минем биш балам бар, аларны берүзем диярлек тәрбияләп үстердем. Җитеш тормыш алып бару өчен төп эш урынымда гына түгел, өстәмә ялланып эшләргә дә туры килде. Акчаларның нинди тир түгеп табылуын яхшы беләм, – дип сөйләде ул һәм ахырдан өстәп куйды: – Шалтыратсалар, сез дә ышанмагыз. Әлеге киңәш газета укучыларыбыз өчен дә файдалы булыр, дип уйлыйбыз». 

Башта шалтыратып тикшерегез 

Соңгы вакытта мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә яман ниятле кешеләрнең үзләрен “Татэнергосбыт” хезмәткәрләре дип таныштырган мошенниклык очраклары ешайды. Компаниянең исемен һәм логотибын кулланып, алар кешеләрнең ышанычын яуларга, аннан соң исә төрле сәбәпләр белән аларның шәхси һәм банк мәгълүматларын алырга тырышалар. “Татэнергосбыт” клиентлар филиалының Нурлат офисы начальнигы Илдус Әхмәдиев әйтүенчә, ялган схема гадәттә көтелмәгән хәбәрдән яисә кешене аралашу өчен мессенджердагы төрле чатларга кушудан башлана. 

«Мошенниклар “ТЭС”, “Татэнергосбыт” атамаларын һәм хәтта логотибын да кулланып, каналлар, төркемнәр һәм ботлар оештыралар, бу кешеләрнең ышанычын яулау өчен эшләнә. Кулланучыларны аларның рөхсәтеннән башка ябык төркемнәргә кертәләр. Аннан соң алар кешеләргә янәмәсе яңадан исәп-хисап, электр энергиясе һәм коммуналь хезмәтләр өчен ташламалар ясау яисә аларны кире кайтару тиешлеге турында хәбәр итәләр. Түләүне алу һәм исәп-хисапны рәсмиләштерү өчен, “автоматик рәвештә исәп-хисап ясау” өчен яки исәпләү приборлары күрсәтмәләрен раслау өчен сылтама буенча үтәргә тәкъдим итәләр», – дип аңлатма бирә офис начальнигы. 
Әлеге этапта мошенниклар смс аша килгән кодны, “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы сәхифә паролен яисә банк карталары мәгълүматларын соратып алырга мөмкиннәр. Кайвакыт мошенниклар үз корбаннарын тагын да ышандыру өчен мәгълүматның шәхесне раслау яки исәпләү приборы күрсәтмәсе өчен кирәк булуын белдерәләр. Илдус Әхмәдиев мондый таләпләр шунда ук шик уятырга тиеш дип ассызыклый. 

«Без клиентлар белән мессенджерлар һәм чатлар аша эшләмибез һәм шәхси мәгълүматларны кертү өчен сылтамалар җибәрмибез. Раслау өчен кодлар, “Дәүләт хезмәтләре”ннән парольләр һәм банк карталары мәгълүматларын сорамыйбыз, – дип билгеләп үтте ул. – Әгәр дә сез шундый очракка юлыксагыз, шикле хәбәрләрдәге сылтамалар буенча күчмәгез, шунда ук төркемнән чыгыгыз һәм мошенникларны “кара исемлек”кә кертегез. Шулай ук сез мессенджерда шикаять белдерә аласыз: “Настройки”га кереп, башта –“зарланырга”, аннан соң “мошенниклык” пунктларын сайларга кирәк». 

Ашыгып, ялгыш адым ясамагыз 

Кызганычка каршы, кайберәүләр ашыгып, мошенникларның басымы астында мәгълүматларын тапшыралар. Бу очракта вакытны озакка сузарга ярамый, ашыгыч рәвештә “Дәүләт хезмәтләре”ндәге сәхифәгезнең паролен алыштырып, үз банкыгызга “кайнар линия” аша шалтыратырга һәм картаны блокировкаларга, полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

«Шулай ук безгә рәсми элемтә каналлары аша шалтыр атырга да мөмкин, телефон номерлары счет-квитанцияләрдә урнаштырылган, – ди Илдус Әхмәдиев. – Иң мөһиме – таныш булмаган кешеләрнең таләпләрен үтәргә ашыкмагыз. Әгәр дә сезгә яңадан исәп-хисап ясарга яисә акчаларны кире кайтарырга вәгъдә бирәләр икән, башта әлеге хәбәрнең чыннан да рәсми чыганактан керүенә инаныгыз. Якыннарыгызны, бигрәк дә өлкән яшьтәге туганнарыгызны да әлеге схемалар турында кисәтегез».


Нет комментариев